Мәскәүдә митингта кулга алынган татар егете Айдар Гобәйдуллинның изолятордан чыккач беренче сүзләре [видео]

-- Alfia

Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнүче Айдар Гобәйдуллин тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Мәхкәмәнең бу карарын утырышка килүчеләр алкышлап каршы алды.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсендә Айдар Гобәйдуллин эше каралды. Мәхкәмә прокуратураның Айдарны читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгару мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Шулай итеп, Айдар Гобәйдуллин тикшерү изоляторыннан иреккә чыгарылды.

Айдарның әнисе Галия Гобәйдуллина Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә «Бу яңалыкны иң башта әтисенә хәбәр иттек. Ул көтеп, YouTube-та карап утыра, чөнки телевидение бу турыда хәбәр итми» диде. Гобәйдуллина әйтүенчә, алар мәхкәмәнең бүгенге карарыннан канәгать булса да, әлегә җиңел сулый башларга иртәрәк.

Айдар Гобәйдуллин иреккә чыккач аны каршылаучылар алдында беренче фикерләре белән уртаклашты.

«Төрле нәтиҗә, шул исәптән мондые да була ала иде, әмма өмет аз иде. Иректәге кешеләр бу системның кеше күңелен һәм язмышын җимерү системы булуын күз алдына да китерә алмый. Прокуратура, мәхкәмәләр, төрмәләр барысы да бер зур системны тәшкил итә. Барысы да бер-беренә бәйләнгән һәм анда беркем дә гаделлек турында уйланмый.

Бик күп нәрсәне үзгәртергә кирәк, ә нәрсәдән башларга кирәклеген аңлап булмый, масштаблары бик зур. Анда кешеләрне фургоннарда хайван урынына ташыйлар, кеше хокуклары турында беркем дә уйлап тормый. Хәзер тормышка һәм бу илгә бөтенләй башкача карыйм», диде Айдар.

Айдарның абыйсы Илдар Гобәйдуллин җинаять эшенең тулысынча туктатылуы өчен көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде.

Айдар Гобәйдуллинның адвокаты Максим Пашков «Бу карар дәлилләргә аек караш нәтиҗәсендә чыгарылды. Чөнки Гобәйдуллин бернинди җинаять кылмаган, без моны тикшерү башыннан ук белдереп килдек. Мин аның бүген иректә булуына, абыйсын һәм әнисен кочаклый алуына, төрмәдә түгел, үз ятагында йоклый алуына, гаделлекнең шулай булса да җиңүенә шатмын», диде.

Мәхкәмә утырышы башланырга кырык минут кала мәхкәмә коридорларына утырышка килүчеләр кереп тулган иде. Кичә залга керә алмый калган кешеләрнең шикаятьләре ярдәм иттеме – бүгенге утырышны зуррак залга күчерделәр, беренче каттагы тикшерү пунктында керүчеләр чираты өзелмәсә дә, дүртенче каттагы залга узарга теләүчеләргә бүген каршы төшүче булмады.

Утырыш башланырга 15 минут кала, залга башта туганнарын чакырдылар, башкалар да кереп урын алды. Залда шулай ук сәясәтче – Айдарны инде берничә тапкыр яклап чыккан Борис Надеждин да бар иде.

Айдар Гобәйдуллин бүген тыныч иде, сәламләүчеләргә җавап итеп кул болгады, елмайды, адвокатлары белән аралашты, пыяла аша залдагы туганнары белән сөйләште.

Прокуратура вәкиле Айдарның эшен кире кайтаруны сорады. Кулга алу карарын читкә китмәү шарты белән изолятордан чыгаруга алыштыруны сорады.

Хөкемдар карар кабул итәр өчен тәнәфес игълан итте һәм ул киңәшү бүлмәсенә юнәлгәч, залда кул чабулар, «Сәяси тоткыннарга ирек!» дигән шигарләр яңгырады.

Тәнәфестән соң хөкемдар Олеся Менделеева прокуратура мөрәҗәгатен канәгатьләндерүен игълан итте. Айдар тикшерү изоляторыннан чыга дигән сүзне залда утыручылар алкышлап каршы алды. Утырышта Айдарның әнисе Галия ханым, абыйсы Илдар да бар иде. Алар мәхкәмә тәмамлануга кочаклашып шатлыкларын уртаклашты.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә «Сбербанк-технологии» IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-технология институтын тәмамлаган.

27 июльдә Мәскәүдә узган «массакүләм тәртипсезлекләр» турындагы җинаять эше кысаларында 9 августта ике айга сак астына алынды. Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Айдар Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды.

«Мемориал» хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле