Синоптиклар: киләсе атнада Татарстан Скандинавия циклоны йогынтысында булачак

-- Alfia

Киләсе атна башында Татарстан Скандинавия циклоны йогынтысында булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу ялларда, 21 һәм 22 сентябрьдә, синоптиклар шулай ук яңгыр көтелүен хәбәр итә. Төнлә термометр баганасы 0..+6 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.

Дүшәмбе көнне төнге температура 0..+5 булачак, көндезен +4..+9 градус көтелә. Көньяктан төньякка күчәчәк көчле җил көтелә, көчәйгәндә ул секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә салкын һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә температура фоны нибары 0..+3 градус булачак, урыны белән -2 градус була һәм кырау көтелә. Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле