2,8 миллион сумлык алтын тутырылган банка саклау нәрсәгә китергән?

Чукотка Эчке эшләр идарәсе Билибинода яшәүче 46 яшьлек ир тоткарлануын хәбәр итә. Ир-егет 2,8 миллион сумлык алтын тутырылган банка саклаган. Кыйммәтле металлның гомуми авырлыгы 1,33 килограмм тәшкил иткән.

«Кыйммәтле металл, табигый кыйммәтле ташлар яки энҗенең законсыз әйләнеше»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак:  МК

Бәйле