Казаннан пенсионер Николай Трофимов иске күперне төзәтеп дөньяга танылды [видео]

-- Alfia

Казаннан пенсионер Николай Трофимов иске күпергә «яңа тормыш» биреп дөньяга танылды. Миллион кеше аңа соклана.

Берничә ел элек Казансу елгасы аша төзелгән асылмалы күпер череп һәм җимерелеп беткән иде, ә хәзер монда төрле-төрле матур фотосурәтләр ясарга киләләр.

«Бервакыт монда килгәндә кешеләрнең этенешеп, күпер аша чыга алмауларына күзем төште. Күпернең бер ягында елга. Шул елгада су коенасылары килә. Мин «Бер генә такта булса да, мин күперне төзекләндерергә керешер идем» дигән идем, кызы белән басып торган бер егет «Күпме кирәк?» дип, кесәсеннән акча чыгарып миңа сузды. Кышын мин үземнең подвалдагы остаханәдә эшне башладым» дип сөйли Николай Трофимов.

Башка кешеләр дә Коля дәдәйнең максатын аңлап алып, аңа булыша башлыйлар. Асылмалы күпер күп вакытлар хуҗасыз тора, аны хәтта сүтеп атырга да уйлыйлар. Ләкин бабай аңа яңа гомер бүләк итә. Коля дәдәй күпер өчен материалларны 10 чакрым араны велосипед белән үтеп, үзе ташый торган була.

Бабайга хәзер волонтерлар булыша, кемдер финанс яктан, кемдер җыештыруда ярдәм күрсәтә. Николай Трофимның тагын бер максаты: әлеге күперне матур итеп буяп та кую.

Менә нинди изге кешеләр бар дөньяда. Дуслар, сез дә читтә калмагыз, Николай Трофимовка килеп, күперне төзекләндереп бетерүдә ярдәм итегез. Изгелек җирдә ятмый.

 

Бәйле