Кияү бурычка батырып качкан…

Таиландта яшәүче 30 яшьлек кыз шушы елның мартында 50 яшьлек ир белән таныша. Ул үзен Гонконгтагы эре компаниянең генеральный директоры итеп тәкъдим итә һәм әкияти бай булуын белдерә. Берничә көннән соң ир кинәт кенә өйләнешергә тәкъдим ясый.

Апрель аенда пар рәсми рәвештә никахын терки һәм туганнарына, дусларына Бурирам провинциясенең затлы кунакханәсендә үтәчәк туй тантанасына чакыру юллый.

Тантана май аенда уза. Бәйрәм вакытында эшлекле бай кияү кунакларга ашыгыч рәвештә Гонконгка китәргә мәҗбүр булуын әйтә һәм киленгә бирнә итеп бирелгән акча чегын алып югала. Кәләшнең әнисе раслаганча, туй өч миллион бат яисә безнең акчага әйләндергәндә, 6,4 миллион сумга төшкән. Хәзер кияүсез калган кыз ягы шул бурычны түләргә тиеш.

Туй узган кунакханәдә алданган кәләшкә бурычын кичектереп түләргә тәкъдим иткәннәр, ә чараны оештыручы аны бөтенләй судка биргән. Кыз юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм аерылышуга гариза язган.

 

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: mail.kz.

 

Бәйле