Табиблар картаны бутаган һәм башка хатынга аборт ясаган

Медицина өчен сирәк очрый торган мондый хәл Сеулның бер клиникасында булган. Бер хатын йөклелекнең алтынчы атнасында аңа витаминнар һәм кирәкле башка процедуралар язсыннар өчен клиникага мөрәҗәгать итә. Бу хакта «The Star Online» яза.

Табиблар пациент белән сөйләшеп тә тормый, аңа анестезия ясый һәм баланың гомерен өзә. Зыян күрүче Вьетнамда туып-үскән, ләкин үзенең йөклелеге турында Көньяк Кореяда булганда белгән. Сүз уңаеннан, нәкъ менә тест уңай нәтиҗә күрсәткән көнне ул “белгечләр”гә юлланган да инде.

Клиникага килү аның өчен коточкыч вакыйгага әверелә. Гинеколог кулына башка хатынның медицина картасы килеп эләгә. Регистратурада мөрәҗәгать итүченең шәхесен тикшермиләр һәм хатынны башка пациентканы көткән гинекологка илтү өчен шәфкать туташына ияртеп җибәрәләр. Бу хатын абортка килгән булган һәм табиблар аны шул кеше дип уйлый.

Наркоздан уянгач, Вьетнам кызы ни булганын аңламый. Икенче көнне эче авыртуына зарланып, яңадан шушы клиникага килеп, табибларга мөрәҗәгать итә. Нәкъ шул вакытта гына пациентның аборт кичерүе ачыкланган.
Әлеге вакытта клиника хезмәткәрләрен сак астына алганнар, алар күрсәтмәләр бирә. Табибларны һөнәри ваемсызлыкта гаеплиләр.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: http://storyfox.ru

Бәйле