«Яхшы каешның балага файдасы да тия»

Белоруссия президенты малайларын ничек тәрбияләве турында сөйләгән.

Александр Лукашенко балаларга физик җәза бирүгә карата үз фикерен белдергән. Аның сүзләренә караганда, ул балаларга җәза бирү яклы түгел, әмма кайбер очракта моннан качып булмый, һәм “яхшы каешның кайчагында бала өчен файдасы да тия”.Лукашенко үзенең өлкән улына еш кына эләгүен, ә шул вакытта моны күреп торган уртанчы улының “янәшәдә туры гына басып” торуы турында искә ала. Шунысы кызыклы, президент ассызыклавынча, ул беркайчан да кече улына җәза бирмәгән, чөнки “ул моңа лаек дип табылмаган”.

Президент әйтүенчә, Белоруссия халкы Көнбатыш таккан “формулировкалар” белән түгел, ә бәлки, “славян традицияләреннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән” чыгып, үз тормышын кора һәм балалар тәрбияли.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле