Балалы йортта сер тормас

Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир беренче хатыныннан булган өч баласына алимент түләмәгән. Әти кешенең балалары алдында бурычы 1 миллион сумга якын җыелган. Ир берничә тапкыр җаваплылыкка да тарттырылган, әмма хәл үзгәрмәгән.

Бер көнне суд приставлары ир икенче хатыны белән яшәгән өйгә килә. Хатын ишекне ача һәм ирнең өйдә юклыгын әйтә. Моны тыңлап торган 2 яшьлек бала суд приставын җитәкләп ала да йокы бүлмәсенә алып керә. Хокук сакчысы сабый аңа уенчыкларын күрсәтергә тели, дип уйлый. Шул вакыт малай стена һәм кровать арасындагы 30-40 сантиметрлык ярыкка күрсәтә. Ир шунда яшеренгән була.

Шул көнне үк ир суд каршына баса һәм 7 көнгә иректән мәхрүм ителә.

Чыганак "Кызыл  таң"

Бәйле