Моннан соң авыл хатын-кызлары азрак эшләргә мөмкин

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен эш атнасы озынлыгы 36 сәгатькә калырга мөмкин. “Бердәм Русия” партиясе керткән шушы закон проекты бүген беренче укуда каралачак.

Бу авылда кадрларны калдыруның бер чарасы. Тагы да авылда эшләүче хатын-кызлар өчен документта үз исәбеңә аена бер ял көне алу һәм эш көне өлешләргә бүленгән урыннарда хезмәт хакын арттыру турында язылган.
Кыскартылган эш көненә килгәндә, бу норма әлегә кадәр бар иде, ләкин совет заманында кабул ителгән документта. Аның Хезмәт кодексына каршы килгән нормалары булганга, әлеге законны кабул итәргә уйлаганнар.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: Газета.ру

Бәйле