Ике хатын кеше үтерүдә гаепләнә

Дагыстанда яшәүче ике хатын кеше үтерүдә гаепләнә. Тикшерүләр буенча, Махачкалада яшәүче 25 яшьлек ир элек бергә яшәгән хатынны фатирга чакыра һәм аны шунда көчли. Моннан соң ир хатыннан банктан кредит алып аңа бирүне таләп итә.

Хатын моның турында туганына сөйли. Шул ук фатирда хатыннар ирнең кулларын бәйли һәм телефон зарядкасы шнуры белән аны буып үтерә.

Җинаятьчеләр кулга алынган. Аларга 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле