Бүген, 11 октябрь, Татарстан территориясендә вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, төнлә һәм көндез «урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда – секундына 15-18 метрга кадәр)», — дип кисәтә республика синоптиклары.
Шул ук вакытта төньяктан циклон үзе белән җылы алып килә. Төнлә термометр баганалары 3 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачагы фаразлана.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar