11 ноябрьдә Башкортстанның Кыйгы районында Зилә Сөнәгатуллинаның юбилей кичәсе узды. Бу чарага әзерлек узган елның октябрендә ук башланган иде. Оештыру буенча килеп туган сорауларны хәл итәргә кирәк булганлыктан, Казан, Уфа шәһәрләренә берничә тапкыр барырга туры килде. Һәм, ниһаять, Казан – Уфа юллары Югары Кыйгыда килеп кисеште.
Кыйгы һәм Салават районнары чигендә Русиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнәгатуллинаны һәм шагыйрә Шәмсия Җиһангированы район җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, район Мәдәният сарае хезмәткәрләре милли киемдә, чәкчәк тотып, музыка астында каршы алды. Икенче көнне Уфа кунаклары да килгәч, район үзәге мәчетендә Салават хәзрәт һәм Вәли хаҗи Заһиров оештыруында җылы очрашу булды.
Хөрмәтле кунаклар мәктәп-лицей укучылары белән дә очрашты. Монда Зилә Сөнәгатуллина үзенең тормышы, иҗат юлы белән укучыларны таныштырды һәм очрашу азагында аларга җыр бүләк итте. Шагыйрь кунаклар үзләренең шигырьләрен укыды.
Аннан соң кунакларны Югары Кыйгы авылы буйлап экскурсия һәм тарихи музейны карау көтә иде.
Кичен Зилә Сөнәгатуллинаның юбилей концерт-кичәсе тамашачыларны җыйды. Сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов чыгыш ясады. Ул Дәүләт җыелышы- Корылтай Рәисе Константин Толкачев кул куйган Рәхмәт хатын тапшырды. Башкортстанның халык артистлары Нәзифә Кадыйрова белән Гали Алтынбаевның катнашуы бу концертка аерым төсмер бирде. Нәзифә Кадыйрова юбилярга Башкортстан Мәдәният министрлыгының Тәбрикләү хатын тапшырды.
Шәмсия Җиһангирова үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Зилә Сөнәгатуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән, ә Бөтендөнья татар конгрессы аңа үзенең медален тапшырган. Шулай ук котлау сүзләре белән шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Нурлан Ганиев та чыгыш ясады.
Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар аеруча Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимов, атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Кәримова, танылган җырчы Резида Шәрәфетдинова, шагыйрә, композитор якташыбыз Ризида Мөхәммәтҗанованың, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре В. Шәрифуллинның һәм Айрат Камаловның, район Мәдәният сарае бию коллективының чыгышларын яратып кабул итте. Бу кичәнең сценарий авторы – Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Җ. Хөрмәтуллина, режиссеры – Башкортстанның халык артисты Аетбай Фәйзуллин.
Концертта юбиляр үзе дә берничә җыр башкарды, юбилей кичәсе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Автор: Рамил ӘСКАРОВ.