Бер ел чамасы федераль эзләүдә булган кешене Казанда табалар. Аның белән ни булган?

-- Лейла

«Кичә, 11 октябрь 17.00 сәгать тирәсендә Росгвардиянең Казанның ведомстводан тыш сак идарәсе экипаж төркеме Мәүлетов урамында патрульлек иткәндә ир-атка игътибар иткән. Узгынчының тышкы кыяфәте җинаять кылган өчен эзләүгә игълан ителгән гражданин билгеләренә туры килде», – дип сөйләделәр агентлыкка идарәнең матбугат хезмәтендә.

Ирне туктаталар һәм документларны тикшерәләр. Тоткарланган кеше урлаган өчен агымдагы елның февраленнән федераль эзләүдә булган Башкортстанда яшәүче 40 яшьлек эшсез кеше булып чыга.

Җинаятьчене тоткарлыйлар һәм полицейскийларга тапшыралар.

Чыганак: Татар-Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий