Марат Яруллин Казан кызлары, дуслары, Гөлназ Солтанова турында кайбер серләрне ачты [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Марат Яруллин Казандагы зур планнары, үзе белән булган үзенчәлекле хәлләр, иҗат юлыннан китү сәбәпләре турында сөйләде. Яшь кенә булуына карамастан, җырчы буларак кына түгел, актер буларак та үзен сынап караган шәхес Казанның Филармония залында үтәсе концертына әзерлек белән дә таныштырып үтте.

Марат, Казанда нинди планнар белән йөрисең?

– Казанда концертларым, чыгышларым була. Зур планнарымнан 24 ноябрь Филармониядә узачак беренче сольный концертым.

– Бу адымга ничек батырчылык иттең?

– Мин кечкенәдән сәхнәдә. Безнең гаиләдә һәрвакыт баян тавышы яңгыраудан туктамады, чөнки әтием иҗат кешесе, гомерен мәдәнияткә багышлады, яшь чагыннан бирле баянга гашыйк. Абыем да баянга гашыйк кеше. Буш вакытларымда аның гаиләсенә килеп, бергәләп уйныйбыз. Ул безнең бабайдан килә торган сәләт. Мин күбрәк җыр башкаруга тартылдым.

– Ә үзең берәр уен коралында уйный беләсеңме?

– Юк, мин үзем уйный белмим. Кызыксынуым булды, ләкин аннары тагын онытылды. Бу осталык әтидә, абыйда гына бар. Ә әнием укытучы, буш вакытында шигырьләр яза. Мәсәлән, ”Кемнәр сине шулай яратыр?» җырының сүзләре әниемнеке.

– Булачак концертыңа ничек әзерләнәсең? Нәрсәләр була?

– Барысы да: җырлар да, биюләр дә, халык белән аралашу да булачак. Төркемебез Мәскәүдән киләчәк.

– Казан сине ничек итеп үзенә тарта?

– Казан — үзенчәлекле, матур шәһәр. Монда ничектер күңелле, танышларым да бик күп, дусларым да бар.

– Җырчы дусларың бармы? Алар концертыңда чыгыш ясаячакмы? Гөлназ Солтанова белән матур җыр яздыра башлагансыз, дип күрдек.

– Гөлназ Солтанова белән мин күптәннән таныш. Бергәләшеп җыр яздырдык, аның чыкканын гына көтәсе. Композитор Гүзәлия миңа шул җырны Гөлназ Солтанова белән җырларга тәкъдим итте. Миңа җыр ошады һәм мин бик теләп ризалыштым. Концертымда да Гөлназ чыгыш ясаячак.

– 26 яшьтә җырчы булу ничегрәк ул? Син һөнәрең буенча кем?

– Үземнең иҗат юлыннан китүемә шатмын. Мин һөнәрем буенча — актер. Мәскәүдә театрларда да уйнадым, фильмда да төштем. Иң зур театраль проект — «Русалочка» мюзиклында ике ел эшләдем. Ул чит ил проекты. Фильмда төшүне эпизодик рольләрдән башлап җибәрдем. Иң зур проектым 2018 елда чыккан “Счастье здоровья” киносында катнашу иде. Россиянең бөтен кинотеатрларында да күрсәттеләр. Мәскәүнең иң текә кинотеатрында да куйдылар, тулы гаиләбез белән премьерага килдек, кызыл келәмнәрдән үттем. Мин бу проектка үзем кастинг аша килеп эләктем.

Бәйле