Машина сатырга киткән 27 яшьлек кызның мәете табыла

Екатеринбургта «Прорыв» эзләү отрядыннан хәбәр итүләренчә, биш көн элек үз автомобилен потенциаль сатып алучыга сатарга китеп югалган хатын-кызның гәүдәсен тапканнар.

 

Элегрәк, югалган  кызның машинасын автомобильләр алып сатучыларда тапканнар иде.

 

Тикшерү органнары мәгълүматларына караганда, җинаятьчеләр 27 яшьлек кызның мәетен Екатеринбургның Орджоникидзе районындагы канализация коллекторында яшерә. Бу эш буенча ике ир-ат һәм хатын-кыз кулга алынган.

Чыганак “МК”

фото: Геннадий Черкасов

 

Бәйле