Кызы үтерелгән ана мөрәҗәгате

Саратовта үтерелгән 9 яшьлек кызның әнисе Елена Киселева аның хәсрәтен уртаклашучы саратовлыларга видеомөрәҗәгать язган. Ролик YouTube сайтында урнаштырылган.

 

Хатын-кыз үзенең мөрәҗәгатендә баласы белән булган фаҗигагә битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм кызы укыган мәктәпкә илтүче юлны хәвефсезләндерүне сорады. Уку йортына юл бала үтерелгән гаражлар арасыннан уза.

 

Исегезгә төшерәбез, 9 октябрь иртәсендә Елена Киселеваның 9 яшьлек кызы мәктәпкә барганда юкка чыга. Ике тәүлектән соң баланың мәетен гаражда табып алалар, аны 35 яшьлек рецидивист Михаил Туватин туктаткан. Аны үтерүдә гаепләп кулга алалар һәм ачуланган җирле халык ботарлап сташлаудан коткаралар. Ир җинаять кылу таный. Саратовтагы фаҗига Россиядә үлем җәзасын кертү кирәклеге турында дискуссиянең яңа борылышына китерде.

Чыганак “МК”

Бәйле