Бокс буенча дөнья чемпионын күршесе кыйнаган

 Мәскәү өлкәсендә бокс буенча олимпиаданың көмеш призеры Софья Очигавага күршесе һөҗүм иткән. Җинаять сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

 

«КП» мәгълүматларына караганда, 32 яшьлек Очигавага 1 октябрь кичендә торак комплекс подъездында һөҗүм иткәннәр. Аңа күрше фатирдан 28 яшьлек Вадим исемле егет ташланаган.

 

Ир чемпионга йодрыклары белән сугып кына калмыйча, үтерергә янаган, янәсе. Полиция сәламәтлеккә җиңел зыян китерү һәм кеше үтерү белән янау турында эш кузгаткан.

 

Софья Очигава 60 килограммга кадәр категориядә бокс буенча 2012 елгы Олимпиаданың көмеш медален яулаган. Ул ике тапкыр дөнья чемпионы һәм өч тапкыр Европа чемпионы.

Чыганак «МК»

Фото: odintsovo.info

Бәйле