Саескан коткысына бирелеп, шәһәрдә итсез тилмер инде

Бу елны көз иртәләде. Төньяктан искән салкын җил җәй буе юксынып көткән яңгырлар алып килде. Чит төбәкләрне суга чумдырганнан соң, ,,Сез дә мәхрүм калмагыз,”-дигәндәй, атналар буе шәбәрендереп, җирнең җилегенә үтте. Менә әле, бер мәлгә тынып торган чагы. Саран гына елмаеп кояш чыккандай итте. Шул форсаттан файдаланып, гармуннарын тартып, шау-шу килеп җырлашып, кара каргалар өере шәһәр читендә көнозын уралдылар да, төн уртасында чәүкәләрне йоклатып, җылы якларга китеп бардылар.

Шуны гына көтеп алгандай сөрем тарткан иләмсез кара болытлар,яңабаштан агач башларында ертылып этешә-төртешә, каргалар киткән якка агылды. Алар да,күрәсең, җылыга мохтаҗ иделәр. Тынып калган шәһәр урамнарында ала каргалар белән чыпчыклар гына утырып калды. Чыпчыкларның үз кайгылары кайгы, алда кар-буранлы салкын кыш тора, май туплап каласы бар. Үзара татарча чыркылдашып юл читендәге чирәмдә бәбкә үләне чүпләнәләр.

Яфраклары коелып пләшләнгән агач ботагында ала карга бөршәйгән. Сыңар күзен кыса төшеп чыпчыкларны күзәтә. Аны үлән кызыксындырмый. Аңа ит азыгы булса икән…

Дистә еллар элек авылда яшәгән чорын исенә төшереп татлы уйга талган. Халык мал чалганда аның да бар иде ич бүксә тутырган чаклары! Саесканнар коткысына карап шәһәргә күченеп килде, җүләр! Биредә дә ачтан интекми шикелле… тик…

Әнә, күрше өйдән бер кортка чыкты. Кулында төргәге бар… Чү… ипи кисәкләре түгелме соң?.. Каргага җан иңгәндәй булды. Фикерен раслагандй баш очында гына саескан чәрелдәп алды. ,,Тирә-юньдә ни булмас”,- дигәндәй карга як-ягын барлаган арада, очлы бәбәкле күгәрченнәр ябрылып килеп тә җиттеләр. Чыпчык кавеме дә фыр килеп урыннарыннан күтәрелде. Батырлыгын туплап ала карга җиргә очып төште. Тагын бер кат тирә-якка күз ташлап алганнан соң, алпан-тилпән якынайды да, зур гына бер кисәкне эләктереп шул ук агач башына менеп кунаклады.

Ипи катысын тырнакларына кыстырып берничә кат чукып карагандай итте. Теш үтәрлек түгел. Бертын фикер туплап алып, дым тартып җеби төшсен диде бугай, томшыгы белән эткәләп ипине кәүсә ярыгына кыстырды. Иртәгәсе көн дә бар бит әле… запас. Шул арада астагы икмәк валчыкларыннан җилләр искән иде инде.

Хәерле булсын. Тагын кем дә булса тәрәзә аша берәр нәрсә ташламый булмас әле, көтәргә кирәк. Канатларын тәртипкә китереп карт ала карга тагын хыялый уйлар дөньясына чумды. Җетмеш ел буе азык турында кайгыртып, гомеркәйләр сизелми генә узган да киткән.Тормышкайлар кайда да төче түгел икән! Эх, бар иде бит Туган якларда тавык чебиләре чәлдереп тотрыклы азыктан майда йөзгән хыялый яшь чаклар!

 

Автор Фәйрузә Насыйрова-Хәлиуллина

 

Бәйле