Дөньяның иң чибәр баласы – Алинә Якупова

Daily Mail Британия басмасы хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Алинә Якупова дөньядагы иң матур бала. Ул тавыш бирү конкурсында җиңү яулаган.

Материалда билгеләп үтелгәнчә, Алинә модель бизнесында дүрт яшеннән  бирле һәм Yudashkin kids, Gloria Jeans , Monnalisa Kids кебек брендлар белән эшләргә өлгергән инде. Кыз турында танылган журналлар язган, ә аның Instagramдагы рәсми сәхифәсендә 25 меңнән артык әбүнәче исәпләнә.

«Алинәнең уңыш сере аның гүзәллегендә генә түгел, яшь булуына карамастан киеренке эшендә һәм даими үсештә дә», — дип сөйли Daily Mail аның агенты Роман Кухарь.

Чыганак “МК”

Фото: Алина Якупова › Alina Yakupova Official.

 

Бәйле