Русия хастаханәләреннән табиблар китә. Кайсы табиблар тагын эш ташлар

Чиләбедәге 6нчы номерлы шәһәр хастаханәсе, барлык табиб-травматологлары эштән киткәннән соң, травмпунктсыз калган. Табиблар тәкъдим ителгән хезмәт хакы бәрәбәренә эшләүдән баш тарткан. Аларның вазыйфаларын хирурглар башкарырга мәҗбүр.

Хастаханә табибларының берсе 74.ru җирле басмасына сөйләвенчә,  эштән китү турында гаризаны өч травматолог биргән. Шул ук вакытта алдагы ел ярым эчендә бүлекчәдән әлеге профильдәге тагын биш белгеч киткән. Хәзер көндезге сменаларның барысы да ике олы яшьтәге табип җилкәсенә төшә, аларның төнге дежурлыкка көче җитми. Травмпункт, аның сүзләренчә, «иң кайнар участокларның» берсе булып тора, анда табибларга йөкләнеш зур.

«Төнге сменаларда лицензияләре дә, травматологик сертификаты да булмаган хирургларны чыгарга мәҗбүр итәләр», — дип сөйләде табиб.

Чынлыкта, хирургларны законга каршы барырга мәҗбүр итәләр. Алар үзләре эштән китәргә әзер, чөнки травматологларга да шуның кадәр үк түлиләр иде, ә хирурглар, асылда, ике кеше өчен эшлиләр, алар урынына беркем дә дежур тормый ич.

6нчы номерлы шәһәр хас таханәсе  хезмәткәре сүзләренә караганда, хастаханә табибларына «бу аеруча кирәк булган очракларда да хезмәт хакын арттырмыйлар». Шәһәр Думасының тиешле карары булуына карамастан, персонал стимуллаштыручы түләүләрне дә алмый.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Пермь бала тудыру йортында неонатология табиблары өстәмә акча түләнмәү сәбәпле, күпләп эштән китәргә мәҗбүр булган.

Чыганак “МК”

фото: Наталия Губернаторова

 

Бәйле