Фигуралы шуу остасы Тотмянинаның онкоүзәктәге операциядән соң мәгълүмат чаралары белән беренче очрашуы

Фигуралы шуу остасы Татьяна Тотьмянина онкология үзәгендә узган операциядән соң, беренче тапкыр мәгълүмат чаралары   белән очрашты.

«Сезнең алда баш иябез!Рәхмәт!»- ул онкоүзәк табиблары белән бергә фотога төшкән.

Хастаханә табиблары пациентка тулы операция түгел, ә лапароскопик операция ясаган, шикле тукымаларны шунда ук анализга алдылар, дип хәбәр итә. Нәтиҗәдә, яман шеш булмаган, диагнозы – үт куыгының полипозы. Фигуралы шуу остасы тиз төзәлүгә бара, операциядән соң икенче көнне үк ул мөстәкыйль рәвештә басып тора башлады, дип хәбәр ителә.

Чыганак “МК”

фото: Лилия Шарловская

Бәйле