Син балага узмаган булсаң, мин тегенең белән, моның белән яши алыр идем

Кеше язмышының никадәр катлаулы, буталчык булуын гомер узган саен ныграк аңлый башлыйсың. Яшьрәк чакта кешеләр “яхшыга һәм начарга” гына бүленсә, хәзер инде кемнедер хөкем итүгә батырчылык җитми. Кешене нәрсәдер эшләүгә аерым вакыйгалар этәрә. Бу вакыйгалар безгә билгеле түгел бит… 
Бу хат социаль челтәрләрнең берсеннән килде. Аны җибәрүче үзенең исем-фамилиясен күрсәтмәүне үтенгән. Шуңа да, хатны ничек бар, шулай тәкъдим итәбез.

Ирем белән 18 ел яшибез. Матур гына очрашып йөргәндә балага узгач, ул өйләнешергә тәкъдим итте. Бу вакытта миңа 22, аңа 23 яшь иде. Берничә ел элек тә  мин аңар­дан балага узган идем инде, әмма йөклелек берничә атнадан өзелде. Моны аңлаган әти-әнием, әлбәттә, бу вакыйгадан соң миңа мөнәсәбәтен үзгәртте һәм аның белән очрашуларны өзәргә боерды. Әмма без бер-беребездән башка яши алмый төсле идек. Әти-әнидән качып, тагын берничә ел очрашып йөргәч, бу юлы йөклелекне өзәргә теләмәвемне аңа белдердем. Шулай итеп, улыбыз туды. Ә соңрак кызлы да булдык.

8 ел бергә яшәгәннән соң, ирем миңа кул күтәрә башлады. Ничек кенә мыскыл итми иде ул мине! Әлбәттә, һәр әрләшкән саен: “Син балага узмаган булсаң, мин тегенең белән, моның белән яши алыр идем”, – дип тә әйтә иде.  Соңгы елларда аның белән яшәү бөтен­ләй мөмкин түгел иде инде. Ул өйдә үзе теләгәнне эшләтү генә түгел, ул теләгәнне сөйләүне дә таләп итә башлады.

Әтием без өйләнешеп берничә ел үткәч тә вафат булды. Әни янына кайтып йөрергә кирәк булса да, мин авылга сирәк кенә бара ала идем. Иремнең эшкә чыгармавы мине аңа ныграк бәйләде. Ул җитәкче вазыйфасында булганлыктан, акчага интекмәдек, әмма мин кирәк һәр нәрсәне аның белән киңәшләшеп сатып алырга тиеш идем.
Бүген инде без бик матур фатирда яшибез. Әлеге вакытта өй салу мәшәкатьләре белән  дә мәшгульбез. Үземнең машинам бар. Билгеле, аны миңа ирем бүләк итте. Әмма мин руль артында нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, соңыннан моның өчен чәчемнән сөйрәп кыйнарга өйрәнде. Шулай итеп, мин инде хәзер руль артында үз-үземне бик ышанычлы тоткан хатынга әве­релдем. Әлбәттә, һәркөн диярлек иремнән кыйналып, аның төрлечә мыскыллавын бер­кемгә дә сөйләргә тиеш түгел идем.

Мин арыдым… Бу тормыштан, иремнән. Балалар инде берникадәр үсте. Улыбыз университетта укый башлады, кызыбыз 9нчы сыйныфта белем ала. Бүген инде аларның да үз тормышлары, үз мавыгулары бар.

Көннәрдән бер көнне мин үземнән 7 яшькә кечерәк ир белән таныштым. Тәүдә телефон аша языша гына идек, соңрак күрешә дә башладык. Мин үземнең тышкы кыяфәтемнең генә түгел, ә матур күңелле кеше булуымны да аңладым. Моңа кадәр мин иремнән башкаларны күрми дә идем. Ә хәзер инде башка кешеләргә дә ошый алуыма инандым.

Ул хатыны белән аерылышкан. Мине еш кына ирем белән ничек аралашырга кирәклегенә өйрәтә, әмма беркайчан да аннан китәргә үгетләми. Шул ук вакытта, минем белән яшәргә теләк белдерүен дә яшерми. Мин аның белән тормыш­ның яңадан матурлыгын күрергә өйрәндем.

Бер көнне ирем телефонны алып, аның белән язышканыбызны укыган. Ялганларга тырышу урынсыз иде, чөнки бу язышуда безнең мөнәсәбәтләребез турыдан-туры чагыла. Иремә ничек бар, шулай сөйләдем. Ул мине янә кыйнар һәм урамга чыгарып ташлар дип уйлавым булды, тиз генә әйбер­ләремне җыя да башладым. Бел­сәгез иде бу мизгелдә ниләр кичергәнемне?! Үзем аңардан куркам, үзем, ни­һаять, бу тозактан ычкынуыма шатланам. Әмма мин уйлаганча барып чыкмады. Ул алдыма килеп тезләнде дә барысы өчен гафу үтенә башлады. Моңа кадәр һәр кичне диярлек эштән кайтып өйдә тавыш чыгарса, бу вакыйгадан соң эчүен дә ташлады.

Ирем минем башка белән булуымны белгәнгә инде ике ел вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә әллә ничә тапкыр аңардан китәргә уйладым. Әйберләрне җыя башлавымны күрсә, янә барысы өчен дә гафу үтенә. Әлеге хәлдән чыгу юлын эзләп берничә тапкыр сөйләшеп тә карадык. Аның миңа мөнәсәбәтен үз­гәртмәячәге билгеле. “Аерылышыйк, башка хатын-кыз белән танышыр­сың”, — дип тә әйттем. Ул башка хатын-кызлар кирәкмәвен белдерә һәм мин аннан китсәм, үз-үзенә кул салачагын әйтә. Миңа балаларым кызганыч. Әгәр дә әтиләреннән китсәм, алар мине дөрес аңламас шикелле.

40 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызга холкын үзгәртү мөмкин түгелдер. Ирем белән яшәп, чыннан да, аның шәүләсенә әйләндем. Һәм дөресен генә әйткәндә, аннан башка яшәүдән куркам да. Мин ансыз яши белмим дә кебек. Үз-үземә ышанычым юк. Күңелем белән һаман да аның үзгәрүенә өмет итеп яшим.

Бу хат юллары тыштан бик бә­хетле күренгән хатын кулы белән язылганлыгы аңлашылып тора. Бездә, ни өчендер, бай яшәгән, ире аны бар яклап та тәэмин иткән гүзәл затлар бәхетле буларак санала бит. Кемдер хәтта, бу хатын иркен тормышка чыдый алмый, дип тә әйтер. Ә шулай да һәркем-нең тыныч тормышта, хөрмәттә, яратылып та яшисе килә.

Гөлия Гәрәева. 

Бәйле