Укытучы мәктәптә шигырь тыңлаган вакытта вафат була

-- Лейла

Чиләбедә 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы вафат була. Актлар залында шигырьләр тыңлау вакытында педагогның хәле начарлана. Фаҗига турында укучылар хәбәр иттә.

17 октябрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы «Шаг к Парнасу»конкурсында хәле начарлана. Балаларны чыгардык, ашыгыч ярдәм чакырттык, аннары реанимация, коткарып булмады, — дип сөйләде укучы.

Марченко урамында урнашкан мәктәптә бу хәлне расладылар.

— Кызганычка каршы, бу дөрес, укытучы сәнгать укуы конкурсының мәктәп этабы узган актлар залына килде, — ди  мәктәп директоры Светлана Урванцева. — Залда балалар, башка укытучылар бар иде, шигырьләр тыңладылар, укытучы тыныч кына үз урынында утырды, аннан егылды. Балаларны шунда ук чыгардылар, медицина хезмәткәре беренче ярдәм күрсәтте, ашыгыч ярдәм килде, тагын бер ашыгыч ярдәм-реанимация чакырттылар, алар үлем фактын ачыкладылар.

Чыганак: 74.ru

Бәйле