Үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал – Казан янында такси шоферы үле килеш табыла

-- Alfia

Казан янындагы заправкада салонда такси машинасында аңсыз шоферны күреп, шаһитлар “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәлакәт урыныннан шаһитлар хәбәр итте.

21 октябрь көндез Казан янындагы Усадлар бистәсе борылышында автозаправка станциясе яныннан узып баручыларның игътибарын салонында аңсыз ир-ат булган автомобиль җәлеп иткән.

Вакыйга шаһитлары ашыгыч ярдәм медикларын һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Автомобильне ачканнан соң, табиблар ир-атны карап, аның үлгән булуын әйткән. Шоферның үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле