Малаховның Красноярск краенда дамбалар ишелү турындагы тапшыруын эфирдан алганнар

NGS24.ru басмасы мәгълүматына караганда, «Россия 1» телеканалындагы «Андрей Малахов » тапшыруын эфирдан алырга дигән карар кабул ителгән. Тапшыруда Красноярск крае территориясендә дамбалар ишелү, анда 17 кешенең гомере өзелүе турында сүз барган. Басма әлеге телетапшыруның Ерак Көнчыгышта чыгарга өлгерүен, тик соңыннан «шалтырату» сәбәпле эфирдан төшеп калуын  белдергән.

Мәсәлән, басма социаль челтәрләрдә тапшырудан өзекләр тапкан һәм фаҗига вакытында элемтә өзеклеге булуын ачыклаган, ә «Сибзолото» холдингы гадәттән тыш хәлнең беренче сәгатьләрендә һәлакәтне йомып, персонал җыюны дәвам иткән. Малахов үзе Сейба елгасыннан алынган суны  тикшерү нәтиҗәләрен укыган. Белгечләр «терекөмешнең куркыныч микъдардә булуын атый, бу исә алтын чыгаруның Кустар ысулы турында сөйли».

 

Үз чиратында, «Россия 1» телеканалы программаны эфирдан алуларын кире какты. «Бу тапшыруны күрсәтү Себер һәм Ерак Көнчыгыш территориясендә генә планлаштырылган иде. Башка төбәкләрдә без аны трансляцияләргә планлаштырмадык», — дип аңлаттылар телеканалның матбугат хезмәтендә.

 

19 октябрь төнендә көчле техноген аварияләр булды: «Сисим» алтын табу предприятиесенең биш дамбасы җимерелде, 17 кеше фаҗига корбаннары булды. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак "МК"

Бәйле