Элеккеге ире Заворотнюк турында телевидениегә барып сөйли [видео]

Онкологик авыруга каршы көрәшне дәвам итүче актриса Анастасия Заворотнюкның беренче ире  чыгышы белән немец, русияле эшкуар Олаф Шварцкопф беренче каналда «Пусть говорят» программасында булган.

Ул актриса белән 1993 елның 29 ноябрендә «Табакерка»да Евгений Мироновның туган көнендә танышуын сөйләгән. Ул вакытта Анастасиягә нибары 22, ә  Олафка 34 яшь булган. Парның гаиләгә һәм никахка төрле карашлары була, шуңа күрә аларның гаиләсе бер елдан кимрәк яши.

Шуңа да карамастан, Олаф Анастасияне әлегә кадәр яратуын һәм архив фотографияләрен һәм видеоларын саклавын белдерә. Олаф артисткага шулай гашыйк булган ки, ул чакта аларның һәр уртак адымын видеога теркәгән. Өйдә туйдан, төрле бәйрәмнәрдән, чит илләрдән дә кадрлар калган.

Бизнесмен хәзер элеккеге хатыны белән элемтәгә керү бик кирәк дип уйлый. Анастасиягә рухи ярдәм бирә алыр кебек тоям ди. «Мин аның көчле кеше икәнен беләм. Баласының әнисез үсүен теләмим», — диде Олаф.

Шулай ук  студиядә архив кадрлары күрсәтлә, анда Анастасия Заворотнюк туйдан алган тәэсирләре белән уртаклаша. Ул ЗАГСта күзлекле кызлар скрипкада уйнаганда, ә хезмәткәр тантаналы  тавыш белән сөйли башлагач, түзеп булмаслык итеп  көләсе килде, ди.

Чыганак “МК”

Бәйле