// Татар Тудей // Татар Бүген //
Җырчы Дилия Әхмәтшина күргән-белгәннәрен инстаграмда хәбәр итә килә. Бу юлы да ул үзе өчен бик куркыныч булган вакыйганы язылучыларына җиткерә.
— Мәскәүдә парковкада бер хатынга игътибар иттем. Парковкада икәү генә булгангамы, никтер нәкъ шуңа күзем төште.
Аны хатын-кыз дип әйтеп тә булмый. Карап торышка 50-60 яшьләр чамасы. Ул үзенең Порше машинасы белән иде. Көч-хәл белән хәрәкәт итә, шундый таза, тормыштан туйган сыман, аның елмаерга да хәле калмаган. Үзендә кыйбатлы, матур бизәнү әйберләре.
Ул чыккач, мин дә аның артыннан киттем. Бу хатын ишектә, көч-хәл аяклары белән атлап, начар сүзләр әйтеп кемнедер сүкте. Әллә ирен, әллә малаен. Аннан коточкыч медикаментлар исе аңкып тора иде.
Бу минем тормышта күргән иң куркыныч хәл. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз, — дип яза Дилия Әхмәтшина үзенең инстаграмында.
Мәгълүмат Дилия Әхмәтшина инстаграмыннан