ММЧ:  Россиядә яман шеш диагностикасының уртача яшен атадылар

Россия медицина оешмаларында яман шешне диагностикалауның уртача яше 64,5 ел тәшкил итә. Россия клиник онкология җәмгыятендә шундый мәгълүмат яңгырады.

Ир- атлар өчен онкоавыруларны диагностикалауның уртача яше – 64,9, хатын-кызлар өчен –  64,2.

Шул ук вакытта узган ун елдагы күрсәткечнең үзгәрүе күзәтелә. 2008 елда авырып китүче ир-атларның уртача яше-63,8, хатын-кызларның-63,3 булган.

Шулай ук басмада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге төркемнәрдә ир-атлар арасында авыруның 71,3% һәм хатын-кызлар арасында 65,8% очрагы ачыклануы турында әйтелә.

“Бу яман шешләрнең, аерым алганда, яман шешнең, молекуляр бозылуларның туплануы белән бәйле, ул критик әһәмияткә ия һәм яшь арткан саен  шешләр формалашуга китерә башлый”, – дип аңлата эксперт.

Чыганак “МК”

Бәйле