Кызның үлем сәбәпләрен билгеләү максаты белән суд-медицина экспертизалары билгеләнә.
Саратовта яшәүче хатын җиде айлык кызын коляскада тапкан. Бу хакта региональ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
— Якынча мәгълүматларга караганда, 2019 елның 7 ноябрендә иртән Саратовның завод районы Азин урамы буенча урнашкан йорттагы 32 яшьлек хатын коляскада 7 айлык кызын үле килеш табып алган, — диелә хәбәрдә.
Чыганак: life.ru