Экс-ректорга коррупция өчен  җиде ел төрмә яный

Владивостокта Тын океан флот хәрби суды Ерак Көнчыгыш федераль университетының элеккеге ректоры Сергей Иванцка карата хөкем карары чыгарды. Ул бюджет акчаларын кирәкмәгәнчә тоткан өчен  җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 500 мең сум күләмендә штраф алган.

Билгеләп үтелгәнчә, башка фигурантлар  шартлы һәм реаль төрмә срогы алган. Элеккеге проректор Алексей Цхега — өч, элеккеге проректор Виктор Атаманюкка – дүрт, элеккеге проректор Игорь Сиротин ике елга шартлы рәвештә хөкем ителгән.

«Современный университет» җәмгыяте  хезмәткәрләре Сергей Карлявин һәм Никита Смуров гомуми режимлы төзәтү колониясенә 4,5 елга һәм 3,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Суд шулай ук Иванец, Атаманюк, Цх һәм Сиротиннан 17 млн сумнан артык зыян түләттерү турында карар чыгарган. Иванец белән Карлявин суд утырышы залында сак астына алына. Иванец үз гаебен танымаган дип аныклана. Алты хөкем ителүченең икесе үз гаебен тулысынча таныган. Яклау карар өстеннән шикаять бирергә ниятли.

Искәртеп узабыз, Иванецка карата 20 миллион сумнан артык зыян белән коррупция турында җинаять эше кузгатылган булган.

Чыганак: «МК»

Бәйле