Үз-үзенә «кесерово сечение» ясаган

17 сантиметрлык яраны ул гадәти пычак белән ясый…

Бу хәлнең чын булуына тәүдә табиблар ышанмаган. Әмма бер көнне табиб индеецлар яшәгән бу авылга килеп, дәвалау, им-том итүче турында сораша. Урындагы халык авылда мондый кешенең беркайчан да булмавын әйтә.Урман эчендә урнашкан бу авылда меңнән күбрәк кеше яши. Авылны бер санитар хезмәтләндерә. Якындагы дәваханәгә бер тәүлек барырга кирәк. Инес исемле хатын алтынчыга йөкле була. Бәби тапканда аңа һәрвакыт ире ярдәм итә, әмма бу юлы ул берничә атна инде исерек була.

Бала туу вакыты җиткәч, хатын тайпылышларга игътибар итә. Өч ел элек тә шулай булган була. Тәүлеккә якын җәфаланганнан соң, үле баласы туа аның. Бу юлы хатын ничек тә баланы саклап калырга була. Бер стакан спирт эчә дә, эчен үткен пычак белән үзе кисә. Бер-бер артлы кат-кат яра ул. Зур кан тамырларына эләкмәс өчен уңайлы итеп баскан була. Гөрләп аккан кан да туктатмый хатынны. Авыртуларга да түзә ул. 17 сантиметр озынлыктагы ярадан хатынның эчәкләре дә тышка чыга, әмма ул аларны җәрәхәтләми. Һәм берникадәр вакыттан сәламәт малайны аягыннан тартып чыгара. Баланы чиста чүпрәккә төреп, эчәкләрне кире эчкә керткәч, хатын һушын югалтып, идәнгә егыла.
Хатынның өлкән балалары санитарны алып килеп, яраны тегәләр. Икенче көнне генә хатын аңына килә һәм дәваханәгә эләгә. Табиблар пычакның башка органнарга тимәвен билгели. 10 көннән инде хатын сабые белән кире авылына кайта.
Чыганкак "Кызыл таң"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий