Резидә Фәйзуллинадан Баллы торт рецепты

-- irina

Өйрэну житте, берэр төрле бәйрәм җитсә яки күчтәнәчкә тиз генә «медовик» пешерәм. Элегрәк үземнең рецепт иде, бер кайтуында олы кыз узе тапкан рецепт белән пешереп сыйлаган иде, хәзер шул рецепт белән пешерәм, түлке чүүт кенә үзгәртеп. Аныкында соданы уксус белән сүндерергә кушкан һәм су мунчасында эшләргә. Ә мин мунчаларга утыртып тормыйм .

Шулай итеп безгә кирәк була:
2 йомырка
1 стакан шикәр комы
2 аш кашыгы бал
100гр акмай
1 чәй калагы сода
3 стакан он

Башта савытта шикәр комы белән йомырканы яхшылап туглыйм, аннары бал, акмайны кушып сүрән утта май эреп беткәнче болгата-болгата эшлим. Май эреп беткәч, чәй содасы кушам һәм масса күпергәч уттан алам (эш барышында бертуктаусыз болгатып торасы). Шуңа, он яхшылап кереп беткәнче, болгата-болгата онны кушам һәм камырны азык пленкасы белән «в контакт» каплап суыкка куям. Камыр сыек дип артык он кушасы түгел, суынгач камыр тыгызлана, жәйгәндә тактага гына әзрәк он сибәсе.

Кремга каймакны шикәр комы белән бутап ягам
Бик тәмле була, авызда эри!!!

Бәйле