Төенчектә 287 мең сум!

Уфа урамында бер төенчек акча белән китеп баручы әбекәйгә тап булганнар. Аның янында 287 мең сум акчасы булган.
Баксаң, әбиебез оныгы белән Невский урамында яши икән. Егет икмәккә дип — кибеткә, ә нәнәсе, өйдә булган бөтен акчаны җыеп — үз юлы белән чыгып киткән.
Урамда аннан акча коелып барганына игътибар иткәннәр. Туктатып, чишелгән төенчегенә акчаны җыйганнар һәм үзен дәваханәгә озатканнар.
— Юлында 5 меңлек акчалар коеп баручы әбекәйгә ярдәм кулы сузмыйча булмады, аның бер тиене дә югалмады, — ди бу хәлне күрүчеләр.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле