«Имтиханнарын көч-хәл белән тапшырып кайткач, әнисе аның кулына бер хат китереп тоттырды»

-- Лейла

Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты.

Имтиханнарын көч-хәл белән тапшырып, кышкы ялга кайткач, әнисе аның кулына бер хат китереп тоттырды. Әтисеннән! Адресын язып калдырган, кил, күрәсем килә, дигән.

Ә бит Сиринә әтисен хәтерләми диярлек. Бик бәләкәй булган ич: бары өч яшь. Һәм менә… уналты елдан соң! Әтисе үзе килгән, аның белән очрашырга теләгән! Ул шәһәргә кайткан! Бөтенләйгә! Аны кунакка чакырган! О-о, нинди бәхет! Нинди бәхет!

Икенче көнне үк шәһәр кырындагы поселокка юнәлде ул. Атлап түгел, гүя очып барды. Әле кулындагы адреска, әле каршындагы йортка карады. Вау! Әтисе шулай бай микәнни?! Гаҗәеп зур, затлы йорт ич бу, патша сарае диярсең! Кыз кыюсыз гына тимер капкадагы төймәгә басты. Каршына озын буйлы, киң күкрәкле бер сөйкемле абый йөгереп чыкты. «Сиринәме?» — дип сорады. Кыз: «Әйе», — дип баш кагарга өлгермәде, ул көрәктәй куллары белән аның аркасына шап-шоп кага да башлады: «Оһо-һо, вәт кызым тек кызым! Танырлык та түгел. Үсеп тә куйгансың син!»

Әтисе, Сиринәне кочагына алып, өйгә таба алып китте:

— Әйдә, әйдә, көтәбез сине. Уз, ятсынма. Монда барысы да үзебезнекеләр.

Биек баскычлардан күтәрелеп, эчкә үттеләр. Сиринә кай тарафка карарга белмәде. Мондагы муллыкка шаккатты. «Вәт яшиләр! Нәкъ кинодагы кебек», — дип сокланып та, көнләшеп тә уйлап куйды. Әтисен ошатты ул. Аңа охшап шундый чибәр, озын буйлы, зифа икән Сиринә. Зур-зур чәчәкле озын халат итәкләрен идәннән сөйрәп каршына йөзеп килгән үги анасы да ошады аңа. Түгәрәк йөзле, бөдрә чәчле, калын иренле чибәр апай. Үзе гел елмаеп кына тора. «Кадерле кунагыбызны сыйлыйк әле», – дип табын әзерләде. Өстәл тәм-том, җиләк-җимеш белән тулды. Шаккатты Сиринә, моның хәтле ризыкны төшендә дә күргәне юк иде, оялып-уңайсызланып тормады, һәркайсыннан авыз итеп өлгерергә тырышты.

Табыннан кузгалгач, «кадерле кунак кызына» йортны күрсәттеләр. Ике катлы булса да, беренчесендә генә яшиләр икән.

— Комсызлык инде, — дип көлде әтисе. — Урыны ошагач, исәпләшеп тормадым. Тоттым да алдым. Икебезгә югыйсә бер каты да җитә иде.
Сиринә, алдын-артын уйлап тормыйча:

— Ник? Сезнең балагыз юкмыни? — дип турыдан ярып сорады.
Ирле-хатынлы бер-берсенә карашып, авыр сулап куйдылар, икесе дә дәшмәде. Әтисе түрдәге шкафтан фотолар альбомы күтәреп килде, диванга утырып, шуны актара башлады. Сиринәне янына чакырып:

– Менә кара, кызым, энекәшең шул була инде, – диде.
Беренче биттәге рәсемдә, тешсез авызын ерып, беләк буе ялангач сабый ята иде. Альбом битләре ачыла торды, рәсемдәге бала да үсә, үзгәрә торды.
— Менә бусы соңгы фотосы… — диде ата кеше моңсу гына. — Чыгарылыш кичәсендә төшкән. Сиринә, рәсемдәге калын кашлы, озын муенлы егеткә карап:

— Кайда соң ул хәзер? — дип сорады. Әтисенең хатыны, мышык-мышык килеп, күзләрен сөртә башлагач кына, нидер аңлагандай булды. — Әллә үлдеме?

— Шул шул… Үләт кырган наркотиклар алып китте балакайны. Кайдан гына чыкты ул зәхмәт?! Югалттык малайны, югалттык…

— Жәл… — Сиринәнең кайгы уртаклашуы шул булды.

— Әтиеңнең бердәнбер юанычы, өмете хәзер син, Сиринә, — дип сүзгә кушылды үги ана.

— Апаң дөрес әйтә, кызым. Укуыңны бетергәч, үзебезгә кайтырсың. Өстәге ике бүлмә — синеке. Кайчан телисең, шунда кил. — Шул сүзләренә мөһер суккандай, әтисе кызның аркасына берничә мәртәбә шапылдатып алды.
Бәхет капкалары ачылды Сиринәгә. Әтисе яныннан ул баеп кайтты. Аның кулына гомердә күрмәгән, хәтта хыялланырга да базмаган акча керде: ун мең! «Ни телисең, шуны ал. Тик әниеңә генә бирмә», – диде әтисе.

— Ник?

— Акча күрсә, бозыла ул. Кибеттә эшләгәндә акчасы да, башкасы да кулында иде. Рәхәтләнеп эчте. Өйдә ямь калмады. Шуңа аерылыштык та инде.

Аһ, менә ничек булган икән! Әнисеннән күпме сорап та җавап ала алмаган иде, инде аңлашылды. Үзе гаепле булганга әйтмәгән, яшергән. Күрәчәктер, язмыш шулдыр, имеш. Әнисе эчкәнгә әтисе ташлап киткән. Сиринә ятим үскән, ничә еллар кимсенеп яшәгән…

Әнисенә ачуы килде кызның. Әгәр аңа унтугыз түгел, ә утыз яшь булса… Юк, алай да түгел. Әгәр ул бераз тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше булса… Юк, әгәр аның әтисе бай түгел, ә үзләре кебек үк мескен, мохтаҗ булса, әгәр ул Сиринәнең кулына ун мең сум тоттырмаса… Бәлки, шул чакта кызның түгәрәк йомры башына: «Ә нигә соң әле әти мине исерек хатын кулына ташлап киткән? Ничә еллар буена хәлемне дә белмәгән? Себердә эшләп зур-зур акчалар алгач, ник ярдәм итмәгән? Нигә дөньяда кызы барлыгын хәзер генә искә төшергән?» — дигән сораулар килми калмас иде.

Кечкенә сумкасында өр-яңа конверт эчендә бер-берсенә сыенып яткан шыгырдап торган меңлекләр кызның аңын томалаган, аны тәмам иләсләндергән иде. Шатлык томанына кереп уралган яшь күңелдә андый авыр, җитди сораулар өчен урын табылмады, уйлары һаман шул акча тирәсендә бөтерелде.

Әтисенең иркен, бай йортыннан кайтып кергәч, үз фатирлары тагы да кысан, фәкыйрь, мескен булып күренде аңа. Ничә ел инде җиһаз яңартканнары юк, һаман шул таушалып-кыршылып беткән иске-москы карават, диван, шкафлар… Башка тормышны күреп кайткан Сиринәнең монда яшисе килми иде инде. Китәр дә шул! Берүзенә ике бүлмә булачак бит, иркен, якты! Бүгенгә кадәр Сиринә башка бик күпләр кебек сазлыкта тыпырчына иде. Коткаручылар табылды, көймәләренә утыртып, бәхет диңгезендә йөзгән ак җилкәнле карабка таба алып киттеләр. Бу хәерчелек, мескенлек вакытлыча гына, Сиринә өчен түгел болар. Аны бөтенләй башка дөнья, матур киләчәк көтә.

— Кайттыңмы, кызым? Әйдә, чишен дә, чәй эчәрбез. Сине көтәм, кыстыбый пешергән идем, — дип каршылады әнисе.

Бичара ана! Сиринә синең кыстыбыйларыңны күрерлек хәлдәме?
Әмма әнисе бик кыстагач, аның күңеле булсын өчен генә бер кыстыбый алып капты. Гөнаһ шомлыгы, йә Алла, кыстыбый эченнән бармак буе ак чәч сузылып чыкты. Кыз, чәйнәвеннән туктап, җирәнеп йөзен җыерды. Ана уңайсызланып кызарынды, акланырга кереште:

— Яулык та бәйләгән идем югыйсә. Нишләп эләкте икән? Чәчем коела инде коелуын… Ну бит ни… яулык бәйләгән идем… Кызым, ни… син гаепләмә инде. Анысын куй да башкасын аша.
Әмма Сиринә, кисәк кенә торып, табын яныннан кузгалып китте.

— Рәхмәт! Тәмле булган!

Әнисе турында да, чәчле кыстыбый хакында да шундук онытты ул. Уйлары кабат конверттагы акча тирәсендә бөтерелә башлады. «Ун мең! Нәрсә алыйм икән? Сапожки! Тучны! Импортный, кожаныйны алам!»
Һәм шулай итте дә. Акча дигәнең әкәмәт тылсымлы икән ул, кәгазь генә димә. Мизгел эчендә мескен хәерчене дә патшага әйләндерә, кояш янына менгереп утырта һәм дөньяның яңа бәхетлесе борыны белән болытлар сөзә башлый.
Элек бу тирәне урап узган Сиринә бу юлы кибет ишеген аягы белән тибеп кенә ачты. Күкрәк киереп, башын югары чөеп килеп керде, юри озак сайланды, сатучыларны йөдәтеп бетерде, итекләрнең әле берсен, әле икенчесен китертте. Рәхәт икән ул, кесәңдә акча булса! Дөнья хуҗасы итеп тоясың үзеңне!
Яңа итекләрен әнисенә күрсәтеп тормады, әтисе биргән акча хакында да берни әйтмәде. Ни хикмәт, әнисе дә аннан берни сорамады. Ул кызы үзе сөйләр дип көтте. Инде сөйләмәгәч, төпченмәскә булды. Иренең нинди зат икәнен хатын яхшы белә иде, Сиринә дә аңлар, аның матур сүзләренә алданмас, шәт. Нинди авыр чакта ташлап китте бит!

Хыянәт ачысын хәмер белән басарга теләгән иде хатын. Әмма күзенә тилмереп караган баласы хакына үзен кулга алды. Бәласеннән башаяк дип, сату эшеннән дә китте. Хәзер мәктәптә идән юа, балалар бакчасында төнге каравылда да тора. Бар тапканы бердәнбер кызына. Укысын, белем алсын, кеше арасында ким-хур булмасын.

Санаулы көннәр үтте дә китте. Сиринә китәсе көнне әнисе эшкә бармады. Иртүк торып, өчпочмак пешерергә кереште.

— Тордыңмы, кызым? Менә сиңа юлга күчтәнәч әзерлим. Ашап та китәрсең, — дип каршылады ул авызын зур ачып, иснәнә-иснәнә килеп чыккан кызын.

Сиринәнең сынаулы, шикле карашын үзенчә аңлап, акланырга кереште:

— Бүген яулыкның зурысын бәйләдем. Бер чәч бөртеге дә төшәрлек түгел. Менә кара.

Ул никтер мескен генә елмайды. Елмайганда, черек сирәк тешләре күренеп алды. Сиринәнең күз алдына иркен кухня, затлы җиһазлар, ап-ак газ плитәсе һәм шуның янында кайнашкан озын халатлы, бөдрә чәчле, алсу йөзле хатын килеп басты. Чагыштыру һич тә әнисе файдасына түгел иде… Киемнәре дә, үзе дә мескен. Болай да сирәк чәчләрен яулык астына җыеп куйгач, йөзе бөтенләй бәләкәйләнеп калган. Шешенгән, кызарынган күзләрендә алҗу-талҗудан башка бернинди нур заты юк. Ярый әле Сиринә аңа түгел, әтисенә охшап туган. Йөрер иде югыйсә карсак буе, юан биле белән кеше көлдереп.
Әнисе табага тезгән өчпочмакларны газ миченә тыгарга дип иелде. Шул чакта Сиринә аның аякларына игътибар итте. Арты тапталып беткән иске башмакларны күрде, кара оекбашларны һәм шуларның берсендә бармак башы хәтле тишекне күрде. Ул тишектән сары-көрән табан ялтырап тора иде.

— Әни, синең оегың тишек.

Ана сискәнеп китте, йөзенә кызыллык йөгерде. Ул тураеп басты, беренче тапкыр күргәндәй, табаннарына карады.

— Тишек икән шул. Ай Алла, күрмәгәнмен дә. Хәзер тауары да сыйфатсыз бит аның. Бер генә кияргә, ямасаң да файдасы юк. Ташларга гына инде аны, — дип акланып маташты.

— Соң, ташла! Нигә тишек оек киеп йөрисең?

— Ярар, кызым, ташлармын. Яңаны алып киярмен.

— Күпме тора соң алар?

— Әллә тагын… 10-15 сумдыр инде.
Сиринә, башын кырын салып, нидер уйланып торды да залга кереп китте. Кире әйләнеп чыкканда, аның кулында акча иде. Кыз зәңгәр иллелекне вәкарьлек белән өстәлгә ташлады.

— Мә! Бу сиңа. Яңа оеклар ал!

Кырыс һәм тупас иде аның тавышы. «Очлы күз, кайдан гына күреп алды?» Тишек оеклары өчен кызыннан оялган, уңайсызланган иде ана.

— Кирәкмәс иде, кызым. Акчам бар ла минем. Алырмын. Син минем өчен кайгырма. Акча үзеңә кирәк булыр.

— Биргәндә ал! Миндә акча җитәрлек. Әти бирде!

Бу сүзләрне кызы мактанып, масаеп әйткәндәй тоелды анага.

— Күпме бирде соң? — дип, кыюсыз гына сорап куйды ул.

— Мең сум!

Алай икән… Себердән кайтучының акчасы күптер шул. Кызын да сатып алыр. Үстер-үстер дә… Әзергә бәзер табылган…

Боегып, сагышланып калган хатын, калтыранган кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, көрсенеп куйды. Үзе исә:

— Менә бит… Биргәч, яхшы инде… Алай булышкач, яхшы инде… — дигән булды.

Кара-каршы утырып, сөйләшми генә ашап-эчтеләр дә юлга җыена башладылар.

— Иш янына куш булыр. Мин дә сиңа бераз запас әзерләп куйган идем, — дип, әнисе биш йөзлек сузды.

Алды Сиринә. Ник алмасын, бар янына бар яхшы! Туздыра башласаң, бик тиз бетә ул.

Казанга яңа итекләрен киеп китәргә булды ул. Әлбәттә, әнисе аларны күрми калмады: «Кайдан?» — дип сорады.

— Әти бүләк итте.

— Менә бит… Яхшы булган. Биргәч, яхшы инде… — диде ана.
Дулкынланган чакларында, үзе дә сизмәстән, сүзләрне кабатлый-кабатлый сөйләшә иде ул. Күңеленә шом кереп оялады шул: тартып алалар кызын, югалта бит, югалта бердәнберен!

Шулай ук бөтен нәрсә акчага сатыла микәнни?! Аның да әзерләп куйган бүләге бар да бит, әзсенер инде кызы. Шундый затлы итекләр янында бигрәк вак-төяк булып күренә шул. Шулай да, бер ниятләгәч, бирәсе итте.

— Ни… Менә мин дә бүләк әзерләгән идем, кызым. Әллә нәрсә түгел дә инде. Бер укытучыбыз авылдан сарык йоны алып килгән иде. Сиңа җылы оекбашлар бәйләдем.

— И әни! — диде кыз, үзенә сузылган ап-ак оекбашларны алырга да, алмаска да белмичә.

«Нәрсәмә миңа синең оекбашларың?» – дип аңлады аны ана.

— Бүлмәдә салкын, дисең бит. Шунда киеп йөрерсең, аякларың өшемәс.
Сиринә оекбашларны алган булды, әмма әнисе күрмәгәндә шыпырт кына ишек төбендәге бәрәңге капчыгы өстенә ташлады: «Оныттым диярмен. Оекбаш кына киеп йөрисе калды. Кәлүш ал тагы. Йөрер кызың кеше көлдереп».
Әмма, инде чыгып киттем дигәндә, әнисе оекбашларны күреп алды да: «Оныткансың бит», — дип кабат кызының сумкасына тыгып куйды.
Икәүләп автобус тукталышына юнәлделәр. Сиринә, ашыга-ашыга, алдан атлады, әнисе, авыр сулап, арттан сөйрәлде. Гәүдәсе авыр булгач, тыны бетеп җәфалана иде.

— Ашыкма инде, кызым, чапма ул кадәр. Артыңнан өлгерә алмыйм.

— Соң, йөрмә. Үзем дә юлны беләм бит!

— Юк, юк, озатам әле. Ни күңел белән өйдә утырыйм?!
Автобуста да, станциядә дә ана белән кыз арасында сүз ялганмады. Сиринә үз уйлары белән мәшгуль иде. Әнисе һәрвакыттагыча ниндидер киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр биреп маташты, тик кыз аны тыңламады да, ишетмәде дә. Битараф карашын поезд киләсе якка төбәп: «Кайт инде син, әни, кайт», — дип кенә кабатлады.

Поездга кереп утыргач та, аңа «кит» дип кул болгады. Тик әнисе урыныннан кузгалмады. Поезд кузгалып киткәнче, боек карашын кызына төбәп, тәрәзә каршында таптанып басып торды. Аның күзләрендә яшь иде. Өстенә кыршылган иске пәлтә, аягына киез итекләр кигән, башына, авыл хатыннары кебек урап, шәл бәйләгән әнисе никтер бик кызганыч булып китте Сиринәгә. «Өс-башы тузган әнинең», — дип уйлап куйды ул. Тик икенче мизгелдә үк үзенә-үзе каршы килде: «Карт кешегә ярамаган тагын. Матур киенеп кая барасы бар? Үткән инде аның гомере». Ә Сиринәгә яшисе дә яшисе әле! Ул әнисенең караңгы язмышын кабатламас. Матур, якты, бай һәм бәхетле булыр Сиринәнең тормышы, һәр көне бәйрәм булыр!

— Әбиеңме? — дип сорады Сиринә каршында утырган сары чәчле, нечкә иренле апа.

— Әйе, — диде кыз.

Аның урыны ифрат җайсыз иде. Үзе янда, үзе өстә. Әгәр әтисенең кайтканын һәм үзенә шулхәтле акча бирәсен белсә, ул билетны купелы вагонга алган булыр иде. Каникулга кайтучы студентлар күп, шуңа күрә кайтып төшкән көнне үк билетны алдан алып куйган иде шул. Теләсә, кире тапшырып, яңасын алып та булыр иде, уйлап бетермәгән. Менә хәзер бар инде халык тулы сасы плацкарт вагонда. Хәер, бусы соңгысы булыр, киләчәктә поездда йөреп мәшәкатьләнмәс Сиринә, самолетта гына очар.

Кыз проводниктан урын-җир әйберләре алды да ятагына менеп урнашты. Уйлары якты, хыяллары татлы иде, ничек йокыга китүен сизми дә калды.

— Казан! Казан! Подъем! Постельләрне тапшырабыз.
Вагон буйлап проводник хатынның көр, яңгыравык тавышы тәгәри. Андый тавыш нәкъ менә аның кебек калын муенлы таза хатыннарда гына буладыр.
Сиринә уянды: «Ужы?! Казан?!» Вәт йоклап та куйган икән!
Ятагыннан төшүгә, итекләрен кимәкче булган иде, тапмады. Кыз, бу хәлгә ышанырга теләмичә, киштә астын кат-кат актарды, тик итекләр юк, өчпочмак салган пакет кына кичтән куйган урында иде.

Тагы да яманрак нәрсәдән шикләнеп, күңеле белән моны тоеп, сизеп, Сиринә куркып кына үзе йоклап барган ятакка күз ташлады. Шиге рас килде: кечкенә кара сумкасы урынында юк иде! Баш очына, мендәр астына тыккан иде югыйсә. Угры куркып тормаган, тарткан да алган, ә Сиринә, матур төшләр күрә-күрә, йокы симерткән.

Кыз бу хәсрәткә нишләргә белмичә катып калды. Елый да алмады хәтта. Яныннан сумка-чемоданнар күтәргән пассажирлар үтә торды. Ә ул аңгыра карашын тәрәзәдәге кызыл бинага төбәп утырды да утырды.
Инде вагон да бушап калды.

— Ә син нигә төшмисең? Конечный бу — Казан! Дальше бармыйбыз! Төш, әйдә!

Колак төбендә яңгыраган тупас тавыш Сиринәне айнытып җибәргәндәй булды. Шуны гына көткәндәй, ул кычкырып елый башлады, яшьләренә буыла-буыла, зар-моңын түкте:

— Мине таладылар. Акчамны, итекләремне урладылар. Нишлим? Кая барыйм? У-у…

Әмма проводник хатынның аңа кушылып еларга, гомерендә беренче тапкыр күргән бу кыз баланы юатып утырырга теләге дә, вакыты да юк иде.

— Синең әйберләреңне сакларга охранник юк монда! Авыз ачып йөрмәскә иде.

Сиринә елавыннан шып туктады да:

— Милиция чакырыгыз! — дип боерды.

— Тиле! Милиция килеп нишләсен?! Синең карагыңнан җилләр искән инде, әллә кайчан ычкынгандыр. Давай, давай, төш әйдә! Өеңә кайткач, рәхәтләнеп еларсың.

Хатын, уйнап сөйләшмим дигәндәй, Сиринәнең пәлтәсен, башлыгын киң кочагына җыйды да тамбурга таба юнәлде. Кызга аңа иярүдән башка чара калмады. Әмма барыбер поезддан төшәргә ашыкмады.

— Өшим мин. Яланаяк ничек барыйм? – дип өзгәләнде.
Бөтенләй таш бәгырьле, рәхимсез бәндә түгел икән әле проводник. Кызганды пассажирын, бүлмәсенә кереп, бер пар иске кәлүш күтәреп чыкты.

— Мә, шуларны булса да ки. Яланаяк йөрү булмас әле.
Кем уйлаган?! Кем уйлаган Сиринә шул иске кәлүшләргә дә сөенер дип?! Киде, ник кимәсен. Кар өстеннән оекчан йөрмәс бит. Җылы вокзалга тизрәк барып җитү теләге белән турыдан, рельслар аша гына элдерткән иде, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ала-кола киемле сакчы эләктереп алды үзен.

— Стоп! Күпер нәрсә өчен? Не положено моннан йөрергә. Штраф түлә.
Үзе белән бер яшьләр тирәсендәге егет югыйсә, кара, ни кылана бит!

— Күпме? — диде кыз, кесәсеннән теләсә нинди сумманы тартып чыгарырга әзер кеше сыман.

— 130 сум.

— Нигә шулай аз?

— Ошамаса, арттырабыз.

— Арттырыгыз. Мин риза. Барыбер түли алмыйм. 130 түгел, бер сум да юк миндә.

— Алдашма! Казанга буш кесә белән килмиләр.
Кыз, кәлүшле аякларын егетнең борын төбенә хәтле күтәреп:

— Менә, ышанмасаң кара! Итекләремә хәтле урладылар. Ерунда белән заниматься иткәнче, каракларны тотыгыз. Тужы миңа, тәртип саклаучы, имеш! — дип җикеренде.

Яшь иде кыз, әкәмәт чибәр, сылу иде. Әмма кыланмышы… Бер дә килешми икән чибәр кызларга болай акыру, ямьсезләнү. Бөтен матурлыклары коела да төшә икән.

Егеттә дә тәкәбберлек, мин-минлек тулып ашкан иде, матур кызны юатасы урында:

— Уяу булырга кирәк! Йоклап йөрмиләр аны. Бар, юлыңда бул! — диде дә, кызга артын куеп, «КамАЗ» тәгәрмәче хәтле сумкаларын көч-хәл белән өстерәп, рельс аша чыгып килүче яңа корбанын каршыларга әзерләнде. Бусының кесәләре буш булмас, шәт.

Сиринәне вокзалга кертмәделәр. Чөнки кулында билеты юк, ул поезд көтүче пассажир түгел. Кыз, меңнәрчә аяк астында тапталып шомарып беткән тоташ бозлавыктан кәлүшләрен шудыра-шудыра, саклык камералары бинасына юнәлде. Монда, үләм дисәң дә, бер утыргыч тапмассың. Ниндидер могҗиза белән киоск-лареклардан буш калган почмак табып, шунда елышты.
Нишләргә?

Тулай торакка кайтып җитсә, анда көзге ботинкалары бар-барын. Яңасын алганчы, шуларны киеп торыр. Ә яңасын алыр өчен әтисенә хәбәр итәргә кирәк. Барысына акча кирәк. Сиринә, өметләнеп, кесәләрен актарды. Юк, акырып еласаң да, бер сум түгел, ун тиен дә юк. Күп тә кирәкми югыйсә, биш сум гына! Әллә тәвәккәлләп утырып караргамы троллейбуска? Бәлки, рәхимле кондуктор туры килеп, бушка алып кайтыр? Ай-һай… хыялланма, кызый! Өч ел яши Казанда, әлегә андый кондукторны очратмады. Барысы да бугаз киереп юл хакын каерып ала, түләмәсәң, төртеп төшерә.

Салкын, кәлүш аша үтеп, аяк табаннарын чеметә башлады. Әнисе пешергән өчпочмакларны исенә төшереп, Сиринә пакетка тыгылды: «Ашыйм әле, эчкә җылы кермәсме?» Шулчак иң өстә яткан ак оекбашларны күреп алды.
Вау! Җылы оекбашлары бар бит аның! Ә ул оныткан да! Болай булгач, тулай торакка җәяү дә кайтып җитәчәк. Әллә ни ерак ара түгел лә.
Кыз, сөенә-сөенә, йон оекбашларны киеп куйды. Әмма аягын нидер тырный, оекбаш эчендә кәгазь-фәлән бар иде, ахрысы. Әллә әнисе хат язып тыктымы икән? Тик оекбаш эченнән хат түгел, ә акча, дүрткә бөкләнгән өр-яңа иллелек килеп чыкты.

Аптырап калды Сиринә. Бу аның акчасы, әнисенә яңа оек алырга биргән иллелек иде. Димәк, әнисе аны барыбер алмаган, оекбаш эченә тыгып булса да кире кайтарган…

Шатланасы урынга никтер сагышланып калды кыз. Кулындагы шыгырдап торган кыйммәтле кәгазь кисәгенә яшь томаны аша карап:

— И әни! — дип пышылдады. — И әнием…
Күңеленнән ташып чыккан бар җылы хисләр шул ике сүзгә сыеп бетте. Әмма күңел нечкәрү мизгелләре озакка сузылмады…

…Ак оекбашлы, кара кәлүшле кыз, соңгы акчасын учына кысып, кешеләрнең аптыраулы, мыскыллы карашларына, үзе әйтмешли, «фөлләмичә дә», борынын югары чөеп, троллейбус тукталышына таба китте. Аның йомры башында кабат татлы уйлар бөтерелә, күз алдында әтисе бирәчәк акчалар һәм шуларга сатып аласы матур, затлы әйберләр шәйләнә башлаган иде…

Чыганак: Ялкын

Бәйле