«Көнләшкән кеше белән яшәүләрнең бер елы икегә тора ул!» [хикәя]

Җәйге челлә. Атна уртасы булуга карамастан, автовокзал корт күчемени, гөжләп тора. Берәүләр кайта, икенчеләр китә. Мин дә билетымны алып, кузгалырга торучы автобуска кереп утырдым. Урыным бик җайлы, алда, водитель янында туры килде. Инде кузгалып киттек  дигәндә, озата килгән тормыш  иптәшемә сүзем калган: — Гөлләргә су сибәргә оныттым. Өйгә кайту белән кара әле үзләрен, — дим, автобусның ачык тәрәзәсеннән. Ул “ярый” дигәндәй баш какты. — Карады, ди! Нинди ир хатын юкта өйдә гөлгә су сибеп йөрсен?! — Водитель абзый  миңа карап мут елмаеп алды. — Автобус күздән югалу белән кызлар янына китәчәк ул…

Әлеге дә баягы шул итәк тирәсендәге темага сүз куертырга бернинди теләк булмаганлыктан, читкә борылып ук утырдым. Бераз эндәшми барганнан соң водитель түзмәде: — Тәүбә-ә-ә… Әллә чынга алды инде?! Шаярганны да аңламый, — диде ул кәефе кырыла төшеп. — Хәер, минем хатын кебек булсаң, төенчекләреңне күтәреп, әниеңә кайтып китүең дә бар. Моннан 35 ел элек уйнап әйтелгән сүз аркасында без аерылыша язган идек. — Чынмы?! — дигән булдым, бераз ачыла төшеп. — И көнчел дә инде минем тормыш иптәшем. Дөрес, хәзер басылды инде. Ну яшь чакта нык үзәккә үтте… — дип сөйләп китте абзый. — Яшьрәк вакытта аның каршында ялгыш кына берәр хатын-кызга сүз каттыңмы, бетте баш. Исәнлек сорашып үткәннән дә гаеп таба иде. “Нәрсә ымлаштыгыз анда, кайда очрашырга сүз куештыгыз?”  — дип тотына. Бертуган ага-энеләрнең хатыннарыннан, хәтта җизни дип өзелеп торучы үз сеңелләреннән көнләгән чаклары да булды. Ашка-фәлән бардыкмы, кайткач әбизәтелне тавыш. “Нигә табындагы бөтен хатыннар синең авызга гына карап утыра?” — дип җанга тиде. — Юкка гына да көнләмәгәндер әле. Утсыз төтен булмый ул, — дим. — Сәбәпсезгә инде-е… — Шофер абый тагын да җитдиләнеп дәвам итте. — Уйнашчы булсам, бер хәл. Аралашырга, сөйләшергә генә яратам бит мин. Әтәйдән күчкән җор теллелек, шаяртып алу гадәте дә бар, нишләтәсең. Туган-тумача, дуслар арасында мәҗлес алып баруны да еш кына  миңа йөклиләр. Ә көнләгән кешегә күп кирәкми ич. Табын буена авызын турсайтып утыра да, кайткач һич уйламаган нәрсәләрдә гаепләп теңкәгә тия. Берсенә елмайганмын, икенчесенә кушылып җырлаганмын. Көнләшкән кеше белән яшәүләрнең бер елы икегә тора ул, туганкаем. Бервакыт дусларның уйнап әйтелгән сүзеннән гаиләбез чак таркалмый калды. Бу хәл болай булды. Өйләнешкәч тә без Стәрлетамак шәһәрендә төпләндек. Мин төзелешкә эшкә урнаштым. Бер ел эчендә монтажчылар бригадасына җитәкче итеп куйдылар. Тулай торакта яшәргә урын бирделәр. Тиздән фатир мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш иде. Хатын ярты яшьлек улыбыз белән декрет ялында. Һәр көнне үк булмаса да, миңа төшке аш китерә. Бервакыт бергә эшләгән иптәшләр белән ял итеп, тәмәке тартып утырабыз. Коляска тартып минем хатын килә. Шунда егетләрнең берсе әйтеп куймасынмы: — Бәй, монысы да синең хатынмыни?! Кичә берсе төшке аш китергән иде, бүген икенчесе… Вәт бәхетлесең син, малай! Шаяртуын шаяртты да бит, хатынның холкын белмичәрәк әйтте шул. Ә минем болай да буш урында тавыш чыгарырга торучы җан кисәккә җитә калды.  — Ах, син оятсыз икәнсең! Мин синең кем беләндер чуалуыңны сизенә идем инде… — Йөзе кәгазь кебек агарынган хатыным дулый-дулый банка белән ашны бер якка, колясканы икенче якка очырды да баланы күтәреп кайтып китте. — Их, булдырдың…— дидем теге иптәшкә. Анысы хатын артыннан йөгереп барып, аңлатып та карады, тик әйткән сүз — очкан кош бит инде ул. Кичтән кайтсам, өйдә берсе дә юк. Хатын җыенып Туймазыга, әнисенә кайтып киткән. Алырга дип бардым, кая ул, сөйләшми дә. “Син — хыянәтче, азгын! Кемлегеңне хәтта иптәшләрең үк әйтеп тора”, — ди. Вәт уйнап сөйләш син аның белән. Ярый, әби укыган кеше, минем гаепсез булуымны аңлап тора. Ике сүзнең берсендә “аерылам” дигән кызын чак күндерде.  Аерылышуын аерылышмадык, тик аны кабат Стәрлетамакка алып кайтып булмады. Башта ул — әнисендә, мин Стәрлетамакта яшәдек, соңыннан Туймазыда төпләндек. Биредә мин төзүчедән шоферга әйләнеп киттем.  Хәзер инде утыз ел менә шулай руль артында… — Теге чакта булган хәлне көлеп искә аласыздыр инде, — димен шофер абзыйның хикәятен тыңлаганнан соң. — Искә төшермәскә тырышабыз, — дип көрсенеп куйды ул. — Хатын хезмәттәшнең сүзенә гомерлеккә ышанды булса кирәк. Минем төзүче карьерам, киләчәккә матур планнарым да шунда “җимерелде”. Тормышыбыз үкенерлек түгел алай. Ул һәм кыз үстердек, оныкларыбыз бар. Бая шаяртып кына синең күңелгә шом салдым да, әйткән сүземнән үзем дә сискәнеп киттем. Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт, диләр бит.

Юлия ГЫЙЛЬВАНОВА

Бәйле