Салават Әбри Хәбриев концертында ниләр әйтә? «Уральские пельмени» форматы нигә татарга бармый? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Рөстәм Исхакый, Әлфия Фәйзкәбирова //

Танылган юмор остасы Әбри Хәбриев 2 нче ел рәттән үз концертларын Казан тамашачысы хозурына җиткерә.  Бу уңайдан, ул Татар Тудейга башлангыч чор иҗаты һәм хәзергесе арасында нинди җитди үзгәрешләр бар, бу нәрсәгә бәйле, Салават Фәтхетдинов быелгы концерт программасына нинди бәя биргән һәм башка кызыклы  яңалыклары турында сөйләде.

– Концертыңда юморлар барысы да чама белән генә эшләнгән. Элегрәк башка төрле иде. Моңа күчү этабы кайчан башланды?

– Бу этап күптәннән бара инде. Без бит элек “Рәвешләр” белән эшләдек. Ул вакытта безнең нәкъ менә сәхнәгә чыга башлаган чор иде. Экспериментлар үткәрү, төрле-төрле юморлар сынап карау. Башлангыч чорда, килешәм, бераз гына билдән түбәнлек бар иде.

– Нәрсәгә кирәк иде ул?

– Чөнки тамашачы үзе шуны таләп итә иде. Халык аннан үзе көлә, аннан соң чыгып шуны хурлый иде.

– Хәзер дә сорый түгелме соң әле?

– Хәзер дә шулайдыр, ләкин минем хәзер дөньяга, сәхнәгә карашым үзгәрде. Ә менә шул вакытта билгеле бер тамашачыларда Әбри билдән түбән әйбер сөйли дигән фикер формалашкан. 3 ел тирәсе шулай эшләгәннән соң, мин бу әйбердән киттем. Элек туйларда да кулланган булсам, хәзер анда да минем бары тик адекват юмор гына, билдән түбәнлеккә минем 6-7 ел төшкәнем дә юк һәм төшәсем килми дә, кирәк түгел ул. Тамашачыны, киресенчә, икенче яктан юморны кабул итәргә өйрәтү максатыннан эшлибез. “Рәвешләр” белән без соң елларда шулай эшли башлаган идек. Юморның билгеле бер өлешен бирәбез, калганын тамашачы үзе уйлап бетерергә тиеш иде, тик тамашачы уйларга яратмый. Андый юморга тамашачы әзер булмаганга күрә, ул проектны без бетердек. Һәм инде икенче ел үземнең сольный концертлар белән йөрим.

– “Рәвешләр” беттеме?

– Әйе, “Рәвешләр” бүтән юк.

– Ләкин сезне халык Фәрит Галиев белән бергә күргәч, “Рәвешләр” буларак кабул итә.

– Без инде Фәрит белән “Рәвешләр” барлыкка килгәнче үк, 2000 елдан бирле бергә идек.

– Бик җитди егет, ахрысы?

– Ул үзенчәлекле кеше. Бер-беребезне аңлыйбыз. Кайвакыт кычкырып та атабыз.

– Тандем сезнең юморлар сөйләгәндә көчле.

– Юмор сөйләгәндә, дуэт буларак, бергә башладык. Мин Фәрит белән икебезне татар юморында җырларны үзгәртеп, оригинал өлешен калдырып, яртысын мәзәккә әйләндереп, шуны баян белән тереләй чыгып җырлый торган беренче дуэт. Шушы юнәлешне татар юморына кертеп җибәргән кешеләр дип курыкмыйча әйтә алам, чөнки моңа кадәр андый әйбер юк иде.

– Авторы да үзегез инде?

– Әйе, үзебез язабыз. Менә былтырлары Сирин Бәйрәмов белән эшләп алдык карикатураларын. Темаларын табу кыен.

– Быел төп тема нинди соң?

– Монда бөтенесе бар. Бераз гына авыл темасын чагылдыру да бар, тормышка караш, мәхәббәт, эстраданың китекләрендә күрсәтү бар. Төрлесеннән. Мин тоташ бер темага гына эшләргә яратмыйм.

– Программага үзгәрешләр керттегезме?

– Быелгысында 3 җыр күбрәк иде. Без аны алдык та, киләсе сезонга калдырдык. Беренче куя башлаганда, концерт 3 сәгатькә сузылса, соңыннан шомара-шомара, ике сәгать ярымга кала инде.

– Быел Салават Фәтхетдинов сольный концертыңны беренче тапкыр карады. Мин аны күзәтеп утырдым, бик җентекләп күзәтте. Үзеңә нәрсәләр әйтте?

– Концертыңның структурасын дөрес төзегәнсең. Әгәр юмор өлешен беренче биреп, төпле фикерләрне ахырга калдырган булсаң, чыгып киткән булырлар иде. Ә болай тамашачы чыгып китә алмый, чөнки ияләнеп утыра. Шуңа күрә уйландыра торган әйберләрне беренче бүлектә бирүең бик әйбәт, диде.

– Салават Фәтхетдинов синең остазың бит инде. Аның сиңа карата үзенә генә хас кагыйдәләре бармы?

– Юк, бәлки башка студентларына бардыр. Салават абый белән еш аралашкан да юк. Ләкин “Рәвешләр” белән беренче концертны хәйрия концерты итеп үткәргән вакытта, Салават абый белән киңәшләштек. Ул “Балалар” фонды җитәкчесе бит. Концерттан кергән акчаны без әлеге фондтагы кайбер балаларга өләштек. Концертның хәйрия концерты буларак үткәрелүен рекламаларга да чыгармадык, тамашачы да шунда гына белде.

– Кайсы якларыңны булса да төзәтергә киңәш бирдеме?

– Бу турыда сөйләшергә өлгермәдек.

– Ул үз-үзенә соклану дигән хис бар кебек, ди. Үзең сөйлисең дә, тамашачы көлгәнче, үзең көлеп куясың кебек.

– Миндә андый үз-үземә соклану дигән әйбер гомумән юк. Шәхсән мин андый әйберне сизмим, бәлки читтән күренәдер ул. Бәлки ул миңа гадәт буларак кергәндер. Ә болай үземне мактаганнарын да яратмыйм, кызара башлыйм.

– Ләкин эшләгән эшеңне күреп, әйткән вакытта, сиңа көч, рух өстәлә торгандыр бит инде?

– Анысы әйе, әлбәттә.

– Бик гади әйбер кебек, ә бик озак әзерлисез бит инде.

– Әйе, бик озак әзерләнә. Кайвакыт көннәр буе утырасың, юк, язылмый. Аннары икенче көнне җыелабыз инде.

– Ниндидер форматсыз урыннарда эшләгән юкмы?

– Без болай да “Рәвешләр” белән эшләгән вакытта мунчада иҗат итә идек. Юморның нигезендә ике параллель. Берсе аның — адекват юмор, икенчесе – билдән түбән. Кайсын кабул итәргә икәнен халык үзе сайлый. Бу инде аның тәрбиясеннән килә. Русларда сүз уйнату дигән нәрсә бар, бер сүз берничә мәгънәгә ия.

– Татарларда бармы ул?

– Бар ул, ләкин сирәк, бик авыр аны тудыруы. Безнең бит татар теле — матур, ләкин сай тел.

// ДӘВАМЫ БАР //

 

 

 

Бәйле