ТАТАРСТАНДА КАНЛЫ ФАҖИГА: ИР-АТ ЭЛЕККЕГЕ ХАТЫНЫН, УЛЫН ҺӘМ ҮГИ УЛЫН ҮТЕРГӘН

Тикшерү комитеты Менделеевскида күпләп кеше үтерүче турында, башлангыч мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек Айнур Харисов моны көнчелектән ясаган ди. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Төнлә исерек ир Юбилейная урамындагы йорт фатирына килә, анда элеккеге 38 яшьлек хатынын, 19 яшьлек үги улын һәм 2 яшьлек үз улына пычак кадый. Өчесе дә шунда ук вафат була. Һөҗүмче үз бүлмәсендә ябылырга кушкан 12 яшьлек малай гына котылып кала алган. Малай тәрәзә аша фатирдан чыгып, бу хәл турында полициягә хәбәр итә.

Харисов үтергәннән соң качып китә, әмма аны тоткарлыйлар. Полицейскийларга ул көнчелек җирлегендә кеше үтерүен хәбәр итә.

«Ике яки аннан да күбрәк кешене, шул исәптән кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча эш кузгатылган, ул хастаханәдә адекват булмаган хәлдә, чөнки әлегә кадәр бик нык исерек. Элегрәк Харисов урлаган һәм тән җәрәхәтләре ясаганы өчен өч тапкыр хөкем ителгән. Һәлак булган хатын-кыз социаль яклауда эшләгән, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Чыганак "Кичке Казан"

Бәйле