Әрем иседәй ачы шул ул язмыш дигәнең…

Шушы көннән алып Шакирне алыштырып куйдылар мыни, ул хатынына затлы бүләкләр алып кайтты, тәмле ризыклар белән тукландырды. Бу йортта Зареманың җаны ни тели, шул бар, тик йөрәгенә тынычлык кына юк иде. Иренең бу үзгәрешенә сөенергә дә, көенергә дә белмәде.

Вакыт үзе күрсәтер. Иренең кәефе бар чакта куркып кына авылга кайтып килүне сорагач, ул шатланып риза булды. Озак көттерми, юлга чыктылар. Табигатьнең кышка кереп барышы, юллар пыяладай бозга каткан. Кайтыр юл ерак кына, кич­кә калырлар, ахры. Зареманы ниндидер шомлы уйлар биләп алды, шул арада кызу барган машина борылышта күз ачып йомганчы юл чи­тенә чыгып очты. Яраксызга калган салоннан ишекләрен каерып чыккан хатын рульдәге ире янына ашыкты. Ул аңында түгел иде. Юлаучылар туктап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итте, ашыгыч ярдәм чакырды. Зареманың каты бәрелүдән башы җәрәхәтләнгән, ә Ша­кир­нең умыртка сөяге имгәнгән булып чыкты. Айдан артык дә­ваханәдә яткан ирне өенә кайтардылар. Хәзер инде ул чынлап та Зареманың ярдәменә мохтаҗ иде. Ныкча гәүдәле булса да Зарема аны күтәреп диярлек карады. Кылганнары өчен гафу үтенеп, өмет тулы карашын Заремага төбәгән ир акрынлап кына чишелә барды.

Шакир белән йөкле чагында әтисе әнисенең эченә тибә һәм ул кан китеп үлә. Малай исән кала. Кечкенә Шакир үсеп буй җиткәнче әтисе берничә хатынга җитә. Берсе белән дә озак яши алмый аерыла. Улы исә, үзенә ничек уңайлы, шулай яши. Куе урман ураткан авыллары тимер юл станциясенә якын урнашкан. Шунлыктан урманда качкыннар белән дә очрашканы булды малайның. Туганнан бирле малайлар белән шалаш ясап, урманның аркылысын-буен бер итеп йөрегән Шакир бер көн килеп качкын кулына эләкте. Аяк астына карап, коры-сары ботакларны тип­кәләп тирә якка очыра-очыра уйнап кайтып килгән Шакирне каты куллы олы абзый эләктереп алды. Балачаганы куркытырга күп кирәкми, сакал-мыек баскан бу рус кешесе кулында пычак күрү дә малайны аяктан яздырды, тез буыннары калтырый башлады. Тик Шакир елак малай түгел, үзен тиз кулга алды. Русча бер авыз сүз белмәсә дә башын кагып, әйе, дигән булды. Хлеб, водка, сигареты, дигәнне истә калдыру авыр түгел иде. Караңгы төшеп килсә дә, бу качкын кушуы буенча станциягә юлланды. Балачагага кем тә­мәке белән аракы сатсын, ул урамнан узган бер кешегә ялынып аласы әйберләрен алды да кире кайтыр юлга чыкты. Эңгер-меңгер вакытта аның күз алдына әллә нинди шәүләләр килде, агачлар арасына кемдер йөгереп киткән кебек булды. Ул шыбыр тиргә батып өенә кайтып кергәндә таң әтәчләре кычкыра иде инде. Пычак күрсәтеп, если кому скажешь, убью, дип аңлаткан рус кешесен очратуын ул беркемгә дә сөйләмәде. Андый очрак тагын бер кабатланды. Иптәш малайлары белән җиләккә барганда очрады ул качкынга, монысы инде үз йортына ут төртеп төрмәгә җибәрелгән авылдашы иде. Үзенең дә биш баласы булган качкын малайларны куркытмады. Мине күргәнне кешегә сөйләмәгез, дип ныгытып кына куйды.

Илке-салкы гына мәктәпкә йөргән малайны сыйныфтан сыйныфка күчерми калдырдылар. Бик кирәк иде миңа укуыгыз, дип ул анда башка барып та тормады. Һөнәрчелек училищесында укыганнарны ашаталар, кием бирәләр, стипендиясе дә түләнә икән, дип ишеткәч, шунда барып керде. Анда да фатирга икмәк заводының элекке директоры гаиләсенә урнашып, бөтен вакытын аларның эшен эшләп уздырды. Ашау – бодайдан, дип йөреп ятканда Шакирнең әтисен җыелышка чакырдылар. Училищеда аны укырга йөрми, дип зарлансалар, фатир хуҗабикәсе шундый уңган, тәртипле бала үстергәнсез, дип Шакирне мактап туймады. Шулай булмый ни, иртүк торып мал астын кыра, ашата, бар эшләрен йөгереп-йөгереп эшли, тыйнак. Аның әз-мәз шәрап салыштырганын инде олыгаеп барган хуҗалар сизми дә. Шакир үзе дә хәйләкәр, азлап кына йота. Кызып алгач, кафега чыгып әйләнә. Буй җиткән егетне туктатучы юк. Кызлар күзли торган вакыты. Шунда танышты да инде ул аның башына җиткән егет белән. Үзбәк егете аны наркотиклар белән дуслаштырды. Үзе бер тартып карады-каравын, әмма мавыгып китмәде. Аны сатып зур акчалар эшләү мөмкинлеген аңлап алды ул. Яман эш капчыкта ятмый – Шакир шул наркотиклар аркасында төрмәгә кереп киткәнен сизми дә калды. Артыннан елап калучысы юк. Әтисе исә яшь хатынга йортка кергән иде, аңарда бала кайгысы юк. Шакирнең дә моңа бик исе китмәде. Утырып чыккач, кая сугылырга белми авылга юл алды. Алар яшәгән йорт яраксызга әйләнеп җиргә баткан, тәрәзәләрен малай-шалай ватып бетергән, шулай да җәй көне кереп кунар җире калган иде. Авылда карт-коры һәм эчкече ир-аттан башка беркем күренми. Эче пошып беркөн ишек алдындагы эскәмиягә чыгып утырды. Күрше ишек алдында үзе турында, менә бу Мә­җит малае ник дөньяга туды икән. Аның кемгә кирәге бар, дөньяга файда китерә торган бала булмады ул, дигән сүзләр ишетте. Караңгылыкта Шакирнең колагына әллә нинди ямьсез булып ишетелде бу сүзләр. Әллә? Юк, мин авылдашларыма кем икәнемне күрсәтергә тиеш, дигән уйга килде. Шушы сүзләрне ишетмәсә, бәлки аның тормышы кырка үзгәрмәс тә иде кебек. Ул гарьләнде, күңеле кара көйде. Һәм озак та үтми, үзен кулга алып, читтән торып югары уку йортына керде. Кеше белән сөйләшергә белә. Аннан моннан бал корты күчләре җыештырды. Җәен бераз кундырып та алды. Көзгә аның ярыйсы гына керемен дә тойды. Тырышкан ташка кадак каккан. Шакир дә тырышты, укуын да дәвам итте, кирәкле дуслар тапты. Шактый акчалангач дипломны кулына алып, Мәскәүгә юл алды.

Инвалид креслосында утырган Шакир тонык күз карашын еракка төбәп тынып калды. Аның кылган гөнаһларын кемгә булса да сөйләп эчен бушатасы килде. Сөйләгән саен җанына җиңеллек таба кебек тоелды. Бер ел эчендә ничә хатын аерганын, күпме акчалар туздырганын, тагын бик күп кызык һәм кызганыч хәлләрен сөйләде ул хатынына. Берчә нәфрәтләнеп, берчә аны жәл­ләп, иренең үткән тормышын күзаллый иде Зарема. Шул арада аның тамагын туйдыра, юеш чүпрәк белән кулларын, бит­ләрен сөртә. Бервакыт, ничек шундый йортлы булдың, ту­ганнарың юкмы ни, дип сорап куйды.

Бар иде, ике туган сеңелем Мәскәүгә эзләп тә килгән иде. Тик мин аның белән очрашып сөйләшеп утырырга вакыт тапмадым. Ул миннән ярдәм сорап килгән булган. Ире башына сугып, яман шеш барлыкка килгән, акылдан язып үлде, диделәр. Авылга ничә еллар инде кайтканым юк. Әти мескен күптән вафат, аны да җыярга кайтып булмады. Кабере кайда икәнен дә белмим. Ә бу йортны миңа бер депутат бүләк итте. Мин аның тән сакчысы, бер тапкыр үлемнән алып калдым. Бик нык дуслаштык. Бөтен кара эшен миңа тапшыра иде, дип аңлатты ул. Димәк, аның ире кеше гомерен дә кызганмый. Зарема нинди кеше белән яшәгәнен әле аңлап алды. Аңа тагын да куркынычрак булып китте. Иренә сиздермәс өчен сүзне икенчегә борырга тырышып, Зарема үз гаиләсен исенә төшерде. Ятим үскән Шакиргә караганда аның туып үскән гаиләсе бөтенләй икенче төрле иде. Әти-әнисе бер-берсенә карт-карчык дип яратып эндәшә. Иртәнге чәй вакытында өстәл тирәли утырышып алалар, Уфа иртәнге концерт бирә, шундагы бию көенә икесе дә тыпырдатып биеп алалар. Ә балаларга аларны карап тору шундый рәхәт. Ач та утырмадылар. Өч кызга әниләре матур күлмәкләрне үзе тегеп кидерә иде. Әнисен исенә алганда Зареманың ап-ак йөзе буйлап кайнар күз яшьләре акты. Эх, кайтарасы иде шул кайгысыз балачакны. Ә менә ирдән уңмады Зарема. Шәһәрдән ашлык ташырга килгән водитель егет белән танышкач, авылда очрашып йөргән егетен ташлап, шуңа кияүгә чыкты. Никах укытып, матур туйлар ясадылар. Ике бала дөньяга килде. Барсы да яхшы булыр иде, шул көнлә­шүе белән өтмәсә. Бәхете шуннандыр, мөгаен, монысы да шулай көнчел. Үз шәү­ләсенә дә көнли бит, дип уйлап куйды хатын. Өйдәге тынлыктан креслода утырган Шакир йокымсырап китте. Зарема карашын кызарып кына баткан кояшка төбәде. Кояш кызарып батса, көнне аязга юрыйлар. Шәфәкъ аллыгы аның алдагы көннәренә өмет чаткылары уяткандай булды.

Шакирнең бандитлар белән сугышып, нык кына имгәнү алганын, ирнең баш миендә яман шеш үсеп килүен, аның ике ай гына яшисе калганын белми иде әле Зарема. Хәер, якты дөньяларда бәндә ни күрәсен, ни кичерәсен кайдан белсен. Маңгайга язылганны күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Әрем иседәй ачы шул ул язмыш дигәнең…

Фәрзәнә Исмәгыйлева.

Бәйле