Бүген Чиләбе өлкәсендә эшләүче полиция хезмәткәренә карата суд карар чыгарачак. Билгеле булуынча, былтыр гыйнварда Әбҗәлил районының Аскар авылында яшәүче 14 яшьлек малай ихатада дусты белән уйнап йөргәндә полиция хезмәткәре Виталий Шаманаевның тәрәзәсенә уенчык пистолеттан ата.
Хокук сакчысы, урамга йөгереп чыгып, тәүдә малайны шул уенчык белән кыйный, аннары баланы өенә өстерәп алып кереп: «Чын пистолетның ничек атуын беләсең киләме?» — ди.
Малай әйтүенчә, Виталий Шаманаев исерек булган һәм баланың күкрәгенә пистолет терәгән. Арытаба Шаманаевның хатыны хокук сакчыларына шалтырата, ә малайны соңрак полиция участогыннан әтисе килеп ала.
Шул көнне үк малайның әтисе баланы кыйнау турында полициягә шикаять яза.
Май аенда суд Шаманаевның гаепсез булуын таныды. Әмма малайның әтисе республиканың Югары судына да мөрәҗәгать итте.
Чыганак "Кызыл таң"