«Килешә алмыйм» — Иркә Зөфәр Хәйретдиновның аңа карата әйткән фикерләренә җавап бирә

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Иркә халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның «Интертат»ка биргән интервьюсындагы үзе турындагы кайбер сүзләр белән килешмәвен белдереп, фикерен җиткерде.

Җырчы әйтелгән сүзләрнең күбесе белән килешә алмавын яза. «Мин иҗат эшенә гомеремне багышладым. Алай да гаилә һәм балаларым минем өчен изге, шуңадыр, мин, хатын-кыз, әни буларак, үз вакытымны балаларыма бирдем. «Ландыш белән Иркә» дигәнне бик аңламадым. Безне чагыштыру — гомумән дөрес әйбер түгел. Без икебез дә бер вакытта килдек «Барс — Медиа»га, әмма иҗат юлларыбыз төрле, бу чагыштыру урынсыз. Тере тавышка җырлыйм, авызымны фонограммага ачып кына тормыйм. Мин — «сольный проект». Минем үз тыңлаучым бар, еллар буе бергә иҗат юлы буенча барган кешеләр янымда, соңгы елда гаиләбез «Бәйрәм» ансамбле белән дә тулды. Мин гаиләмә рәхмәтле. Барлык тыңлаучыларыма рәхмәтле. Төркемемә рәхмәтле. «Барс-Медиа»га рәхмәтле. Елга 70-80 концерт куябыз. Алга таба, Алла боерса, бергә зур үрләргә менәрбез. Без төрле, әмма без — татар җырчылары. Ничек кенә булса да, без бергә, бер юнәлештә — халыкка татар иҗатын тарату өстендә эшлибез. Бергә булыйк, дуслар. Бердәм булыйк. Бер-беребезне чукымыйк», ди Иркә.

 

Мәгълүмат Иркәнең инстаграмыннан

 

Бәйле