Михнәтне берничек җиңеләйтә алмаганга, чын-чынлап бәхетсез идем

Безнең заман — тол хатыннар заманы. Чагыштырмача яшь булсак та, минем дә тирә-ягымны бер, ике бала белән ирдән аерылган дус-иш, күрше-күлән урап алган.

Гаилә тормышының кыска гомерле булуын һәркайсы үзенчә аңлата, аклый. Кемнәрнеңдер холыклары туры килмәгән, кемнеңдер каенана, туган-тумачага үпкәсе зур. Ә беришләренә башка, баерак кияү кирәк. Әнә шулай, гомергә бергә булырбыз дип биргән антларның иң кыска гомерле чорында яшибез без. Боларның зарларын тыңлап-тыңлап торам да тирән уйларга төшәм, кичә генә килеп киткән кунак шикелле хәтеремдә һич ерагаймый сакланган бала чагым искә төшә.

Их, җанкисәкләр! Беләсезмени соң сез тол калуның хәлләрен?! Тол хатын күзеннән тамган яшь — иң әче яшьтер ул.

Тәкъдиребез шулай язылган булгандыр инде, без үзебез яшьли әтисез калдык. Итәгенә тотынган дүрт нарасыена карап, ул чакта әнкәй ниләр уйлагандыр, бер Ходай үзе генә белә. Ничекләр авыр булса да, үлгән артыннан үлеп булмый, балаларны кеше итәсе бар. Авыл җире бит. Тормышның иң авыр, эшнең иң күп җире. Утың сүнсә дә, арбаң ватылса да, утын-печән алып кайтырга кирәк булса да кеше бусагасына барырга, йөз суыңны түгеп кеше ирләренә ялынырга кирәк. Гел кемгәдер ялынычы төшеп торган тол хатын гомере буена ниләр генә ишетми дә, нинди генә чырайларга тап булмый. Минем, 8-10 яшьлек баланың күңеленә мәңгегә  уелып калгач, күрәсең, уен эш булмаган инде болар.

Берсендә бөтен кешегә ачык чырайлы булган күрше җиңгинең, йомыш белән килгәнебезне күргәч, капкасын бикләп куеп, киртә өстеннән әнкәебезгә пычрак сүзләр яудырганын үлгәндә дә онытасым юк…

Ни өчендер дүртебез , арасында әнкәйгә иң якыны мин булдым. “Чирләшкә идең, үләргә ятканда авыруыңны тыным белән үземә суырып алып кына үлемнән аралап калдым”, — дип сөйли әнкәй. Бәлки, ансыз бер минут тора алмаганымның да сәбәбе шул булгандыр. Колхоз эшендә дә, күрше авыл юлында да, йомыш төшеп шәһәргә барып чыкканда да без әнкәй белән гел бергә. Шуңа күрә әнкәйнең һәр хәрәкәте, һәр кичереше, ымы күңелгә мәңгелеккә, һичкем белән бутамаслык булып уелып калган минем.

Хәтердә, бер елны шулай җәен колхозда хезмәт көненә печән өләшәләр. Процент печәне диләр аны бездә. Печәнне бүлделәр дә, кулында машина, тракторы булганнар төяп алып кайтып та киттеләр. Бервакыт күтәрелеп карасак, басу түрендә әнкәй белән икебез генә торып калганбыз. Беравыктан безнең янга тузан туздырып колхоз рәисенең брезент ябулы машинасы килеп туктады. Рәис абый машинасыннан төште дә, сәлам биреп, бер-ике сүз алышканнан соң, капылт кына борылып ни өчендер әнкәйне печән өстенә егарга итә башлады. Тырмамны ташлап, җан-фәрман көрәшеп маташкан әнкәйгә ярдәмгә йөгереп килдем. Үзем чырыйлап кычкырам, үзем ике куллап чалбар төбеннән тотып рәис абыйны артка сөйрим. Шунда ул аягын арт якка гына күтәреп, үкчәсе белән эчемә китереп типте. Тынсыз калып, җиргә тәгәрәдем. Бичара әнкәйгә каян килгәндер көч, карасам, рәис абыйның үзен җиргә егып салган да, муенындагы галстугы белән кысып буган. Чырае бүртенеп, үләсен сизенеп тибенә башлагач кына җибәрде. Рәис абый буыла-буыла йөткереп машинасына кереп утырды да, артына әйләнеп тә карамый, бик кызу китеп барды. Минем эчем бик озак авыртып йөрде, әмма әнкәй бу хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. Бик тә сөйлисем килсә дә, әнкәй кушкач, эчтән тындым. Моны сер итеп саклауның мәгънәсен аңлап бетермәсәм дә, һәрхәлдә, ниндидер оятлы бер эш булуын әнкәйнең куркуыннан чамалый идем.

Икенче бер вакыт, кышкыга әзерләгән печән беткәч, төн ката чана тартып колхозның сенаж базыннан кайтып киләбез. Ни дисәң дә, урлашу бит, бар көчебезгә йөгерәбез, йөрәкләр дөп-дөп итә. Иң хәтәр юлны үттек дигәндә, караңгылыктан каршыбызга бер адәм килеп чыкты. Каты тавыш белән русчалап безгә туктарга боерык бирде. Куркудан әнкәй белән икебез дә тораташтай катып калдык. Бәс сарган дәү мыегыннан танып алдым: сенаж базын сакларга куелган үзебезнең авыл милиционеры иде ул. Безне, чанабызны бер әйләнеп чыкты да, ниһаять, танып алды, күрәсең, яман ачы сүгенеп, бер селтәнүдә әнкәйне кар көртенә сугып та екты. Аюдай гәүдәсе белән бәхетсез әнкәем өстенә килеп капланган бу җанварны ничек куптарып алырга белми җан тилмерәм. Ятып тешләсәм — тешем үтми, өсте калын, йодрыкларым белән төям — кулым гына авырта. Сугудан миңгерәүләнгән әнкәй минем илереп елаган тавышыма айнып китеп, бу адәм актыгыннан үч алуның әмәлен үзе тапты…

Менә без бөгәрләнеп кар өстендә үкереп яткан бу җанварны һәм аның янәшәсендә бер чана йөгебезне калдырып, актык көчебезгә көчәнеп авылга таба чабабыз. Туңудан түгел, куркудан тез буыннарым берөзлексез дерелди. Әнкәйнең итәгенә чытырдап ябышкан кулларым үзәгемә үтеп өши. Кулларым гына түгел, бөтен җирем өши. Куркудан, әрнүдән, рәнҗүдән, әнкәйне кызганудан өшим. Битем буйлап берөзлексез күз яшьләрем ага. Йөземне күтәреп күк йөзенә баксам, яшь аралаш күктәге йолдызлар бер- берсенә тоташканнар да бербөтен булып күренәләр.

И, ваемсыз җиһан… Бу михнәтләрне күрүче җирдә без генәме, әллә андый бәхетсезләр тагы бармы? Хәзер безне ни көтә? Әллә ничә  чакрым булып тоелган юлны үтеп, йортыбыз болдырына килеп тезләндек. Сизәм: әнкәй калтыранып елый. Бераздан ул йөрәгеннән чыккан бик әрнүле тавыш белән: “Син дә бераз зуррак түгелсең ичмасам”, — диде. И-и, шул вакыт зур булмаганым өчен эчтән үземне-үзем сүгүләрем, үкенүләрем. Әнкәйнең җилкәсенә төшкән михнәтне берничек җиңеләйтә алмаганга, чын-чынлап бәхетсез идем мин бу минутта.

_ Иртәгесен әнкәйне чакырып кеше килде. Безне караклыкта гаепләп, штраф салдылар. Ферма юлында калган чана да эзсез югалды.

Шушы хәлләрне ирсез көн итәргә җыенган ахирәтләргә сөйләп, аңлатып карыйм да, алар: “Хәзер заманасы ул түгел”, — дип, көлеп кенә куялар. Түгел шул. Болар үзләре дә минем әнкәйгә иш түгел. Ул заман толлары уттан курыккандай курыккан гамәлләрдән хәзергеләр инде тайчынып тормый. Киресенчә, шуннан файдаланалар. “Ирле хатын Идел кичкән, ирсез хатын елап калган”, дигән борынгылар. Сездән, бездән акыллыраклар әйткән, халык әйткән. Үлчәп эшләгез, үлчәп яшәгез инде, дускайлар. Үкенерлек булмасын.

Мин дә балаларымның атасына: “Мәңге синеке булырмын”, — дип ант иттем. Антыма тугры була алсам иде инде. Ходай мине әнкәй көненә калдырмасын!

Гөлсем

Бәйле