«Үзсүзләнмә, кызый! Исәрләнмә, дим сиңа!»

Рөстәм Ләйсәнгә тагын чәчәкләр алып килде. Күгәрчен күзләре.

… Алар тугызынчы сыйныфны тәмамлаган ел иде. Җылы, ямьле җәй аенда Ләйсән дусларын туган көн мәҗлесенә җыйды. Гаиләнең якын кешеләре арасында Рөстәм дә бар иде. Алма бакчасына корылган туй табынына тиң сыйлы өстәл артыннан урын алып, 15 яшен тутырган Ләйсән бәйрәм торты өстендәге шәмнәрне сүндерүгә, гаилә башлыгы, озак еллар урындагы җитәкче вазифаларныңберсен башкарган Назар абый сүз алды:

— Сөекле кызым Ләйсән! Әниең белән бездән теләк шул: тормышта рәхәт яшә! Унбишең белән тәбрикләп, Кара диңгез буенда ял итәргә путевка бүләк итәбез!

Олпат гәүдәле, ыспай, эре кеше Назар абый. Шундый булу килешә дә үзенә. Ә Ләйсән, бөтенләй башка. Гадилеге, мөлаемлыгы чордашларына аеруча якын итә аны. Затлы киемнәр киеп, кыйммәтле бизәнгечләр кулланып үссә дә, ниндидер масаю, очыну галәмәте юк кызда. Киресенчә, боларны икенче планга куеп карый белә ул. Табигате шундый. Сыйныфташларыннан ишетеп белә Рөстәм, кирәге чыккан очракта Ләйсән затлы әйберләрен дус кызларына биреп торырга да кызганмый хәтта. Ә аның дәрестә катнашуы?! Укытучыга һичбер ярамсаклана белми, нинди теманы кайчан сорасалар да чатнатып җавап бирә. Укымлы, акыллы, өлгер. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә үз сүзе, үз урыны бар. Җырга-биюгә сәләтле. Болары да әти-әнисеннән килә.

Эре дип, Назар абыйга да начар уйлы кешеләр рәтенә кертеп карый алмый егет. Җәмгыятьтә үз урынын белә. Бары шул гына. Менә әле дә шундый зур бүләкне гади генә итеп, кызларына билгеле бер тыйнаклык, ата-аналарча ихлас сөю хисләрен кушып тапшырдылар.

Яшь-җилкенчәк ”аһ” итте. ”П” хәрефен хәтерләткән табынның бер як читендә утырган кызларның көнләшүе йөзләрендә чагылды, бәбкә үләнедәй яңа гына мыек төрткән егетләр дә үзара пышылдашып алды.

Җитеш тормышта һичбер мохтаҗлык кичерми үскән, 15 ел гомере эчендә 3 — 4 тапкыр Кара диңгез буенда ял иткән Ләйсән өчен бу яңалык түгел иде. Алтын сәгать, кыйммәтле чәй сервизы, фотоальбомнарга да исе китмәде сылуның.

Бүләкләүләр дәвам итте. Чират Рөстәмгә җитте. Матур гына теләкләрен җиткереп әнисе биргән конвертны һәм үзләре яшәгән өй яныннан челтерәп аккан инеш буеннан җыйган күгәрчен күзләре гөлләмәсен бүләк итте егет. Сары чәчле, ап-ак йөзле, зәңгәр күзле, сылу гәүдәле Ләйсән өчен бу гөлләмә, күрәсең, иң олы бүләк иде. ”Рәхмәт!”– дип тыйнак кына кабул иткән күгәрчен күзләрен кадерләп үзе утырган өстәлдәге вазага куйды. Сөеклесенең әлеге гөлләмәне Ләйсәнгә генә хас назлы караш, саклык белән салкын сулы вазага урнаштыруын яшерен генә күзәткән ана – Фәйхунә ханыма Рөстәм дә игътибарын юнәлтте. Авылда почта элемтә бүлекчәсе начальнигы ул. Концертлардан, спектакльләрдән калганы юк. Авылдашлары, күршеләре белән дә ачык, аралашып яши. Клубта нинди генә тамаша оештырылмасын, бу гаилә ансамбле катнашса, зал тулы була. Сәхнәне акыл белән яраткан Назар абый да читтән караганда тормышның бер өлешен халыкка җыр-моң өләшүдә саный кебек. Туган көн мәҗлесендә дә дуслары җыр сорагач, икеләнеп, ялындырып тормадылар, Назар абый баянын алды да, Фәйхунә апа белән Ләйсән яратып җырлаган, башкалар онытылып тыңлаган “Чыгарсыңмы каршы алырга?”ны башкардылар. Мәҗлес башланганчы анда-монда исеп алган җил дә, әйтерсең, туктап, бакчадан – урамга, урамнан – болынга, болыннан галәмгә таралган моңны отып калырга теләде. Ана белән кызның йөрәк моңнарына үрелеп тирә-якка агылган сихри баян көе күңелләрне кузгатты.

Тагын, тагын сорап җырлаттылар. “Картаямыни соң йөрәк?”, “Чәчәкләр уяныр”, “Яшьлегем тугае”, “Төнге серенада”… Болары Рөстәм исемнәре белән белгәннәре генә. Бер төрле сагышлы да, самими дә җырлары. Авылда күптән беләләр, Назар абый халык күңеленә юл табып, тыңлаучыны уйландырырлык көйләрне генә уйный. Тормыш юлыннан бергә атлаган икенче яртысы белән кызы да җырның сүзенә дә, көенә дә үтә игътибарлы.

Матур гаилә корып, тату яшәгән парның, янәшәләрендә күбәләк кебек бөтерелгән сылуны кич дәвамында ак көнләшү белән күзәтте егет. Үзаллы тормыш кешесе булгач, үзен Назар абыйсына охшаш кеше итеп күз алдына китерергә тырышты. Моңлы кешеләр бәхетсез була, диләр. Дөрес түгел бу. Хәрхәлдә, Назар абый гаиләсенә тап килми, килмәсен дә.

… Ел да кабатланган туган көн мәҗлесе унынчы, унберенче сыйныфны тәмамлагач та билгеләнде.

— Рөстәм! Син миңа күгәрчен күзләре алып кил. Беләсеңме, шул чәчәкләргә дөньяның бөтен гүзәллеге сыйган бит!— Чын күңеленнән шатланып бәйрәмгә чакырганда Ләйсән егеткә шулай сөйләнде.

Дүрт яшендә әтисеннән калып ялгыз ана тәрбиясендә үскән Рөстәм кыенсынып кына җыйган иде күгәрчен күзләрен. Гаҗәп, нәрсәсе белән кызның күңелен җәлеп итте икән гади генә чәчәкләр? Кечкенә бүләген шулай зурлап кабул иткәненә чиксез сөенде буй җиткән егет. Җыячак ул күгәрчен күзләрен! Иң матурларын, көлеп торган Ләйсәннең очкын чәчкән зәңгәр күзләренә пар килгәннәрен!

…Урта мәктәпне тәмамлаган елны чыгарылыш кичәсендә алар алда торган киләчәк турында җитди сөйләштеләр. Укуда тигез өлгергән, бер төрле һөнәр белән кызыксынган яшьләр икесе бер югары уку йортына укырга барырга план корды. Бер атна үтүгә Рөстәмнең әнисе сыерын сатып бераз акча юнәткәч, улын шәһәргә озатты. Ләйсәннең әтисе дә вакытны озакка сузмый кызын түләүле әзерлек курсларына урнаштырды.

Санаулы көннәр тиз үтте. Югары уку йортына керү имтиханнары да башланды. Рөстәм икесен дә ”5”легә, Ләйсән — ”4” һәм ”5” билгеләренә тапшырды.

… Уйлары белән Рөстәм студент тормышына аяк баскан иде инде. Әмма барысын да санаулы минутлар хәл итте. Беренче курска кабул ителүчеләрнең исемлеген барлап приказга кул куеласы көнне Назар абый бер дипломатлы иптәше белән декан кабинетына үтте. Күп тә үтми секретарь кыз Ләйсәнне чакырды. Коридорда калган егет һәм кызлар түземсезлек белән исемлекне чыгарып элүләрен көтте. Ниһаять, исемлек махсус тактага чыгарып эленде. Тик… Анда Рөстәм юк иде. Дүрт егет белән ике кызны кабинетка чакырып алып гомум конкурстан үтмәүләрен хәбәр иттеләр. Алдагы елда килеп бәхетләрен сынап карарга чакырдылар. Күз аллары караңгыланып, башлары әйләнеп киткән егет һәм кызлар бер авыз сүз әйтә алмый башларын иеп чыгып киттеләр…

— Үзсүзләнмә, кызый! Исәрләнмә, дим сиңа!

— Юк, әти, Рөстәм кермәгәч, укымыйм мин монда! Укымыйм!— Рөстәм Ләйсәннең әтисе белән тарткалашуын шәйләде.

— Егет кеше институтка армиядән соң килә. Без дә армия хезмәтеннән соң укыдык. Казна боткасын тәмлисе бар әле. Укырсың! Киреләнәсе булма!

Армия хезмәте… Рөстәмнең анасы шул армия хезмәтеннән алып калыр өчен дә улын югары уку йортына кертергә теләгән иде бит. Власть, дәрәҗә һәм акча ничек масайта кешене?! Их, Рөстәмнең дә әтисе исән булса!? Зур вазифа биләмәсә дә, әти әти урынында булыр иде…

… Рауза апа бик хәсрәтләнсә дә, сабыр холыклы ханым авыр кичерешләрен йотып түзде. Ә Рөстәм… Челтерәп аккан йөгерек сулы инеш буендагы күгәрчен күзләренә гомерендә беренче тапкыр күз яшьләрен тамызды. Берничә көннән әнисенең күрше өлкәдәге апасы Хәлимә янына барып урнашты, техникумга укырга керде.

Егет авылга сирәк кайтты. Ләйсән белән хатлашып тордылар. ”Теләп укыган көнем юк, Рөстәм. Әти мәҗбүр иткәнгә генә көн үткәреп йөрүем. Тәмамласам да, бу белгечлек буенча эшләргә теләгем юк”,— дип язды хат саен Ләйсән.

Авылдашын, сыйныфташын хатларында төрлечә үгетләп карады егет, әмма кызның үз туксаны туксан иде.

Өч елдан техникумны гел ”5”ле билгеләренә генә тәмамлаган Рөстәмне хәрби хезмәткә алдылар. Рауза ханымның Ходайдан ялварып сораулары да гамәлгә ашмады — дүрт ай хезмәт итүгә Рөстәмне канлы Чечен җиренә керттеләр.

Башта әнисенә дөресен язмады егет: ”Командировкага җибәрәләр, хат язмый тор”,— диде. Бер ай срок белән кертелгән егетләрнең командировкасы ай үтүгә өч айга, аннары җиде айга… елга тоташты. Кара сөрем, кан-сүл эчендәге вәхшилектән исән кайтырына өметен җуйган Рөстәмне дә бәхетсезлек читләп үтмәде. Көчле бәрелешләр вакытында мина ярчыгы тәнен теткәләде. Елга якын госпитальдә ятып дәваланды, анда да уң аягының гангрена башланган тубыктан аскы өлешен кисеп, бер як үпкәсенә авыр операция ясап кына алып кала алдылар.

Киткәненә өч ел тулгач протез аяк белән Рөстәм туган авылына кайтып төште. Өч ел эчендә унөч еллыгын картайган ялгыз ана улын сөенеп каршы алды.

— Ләйсән институтны тәмамлагандыр инде, әни. Эшкә кайда урнашты? Госпитальдән хатлаша алмадык бит.

— Әй, балам… Берәүләрнең алма кебек сабыйларын утлы сугыш юк итә, тыныч тормышта да күпме яшь гомеркәйләр кыела. Аңламассың бу дөньяны… Ахырзаман дигәннәре шулдыр, күрәсең…

— Җайлабрак сөйлә әле, зинһар өчен, әни. Мин бит Ләйсән турында сорыйм.

— Шул-шул, улым…— чәй әзерләгән Рауза ханым тынып калды. Тузып килгән яулык читенә яшьләрен сөтте.— Һәлак булды бит Ләйсән балакай… һәлак булды… Тиздән елы җитә инде.

— Нәрсә булды? Ни сөлисең әни?..

— Үкән елны институтны тәмамлап шәһәрдә эшкә калды. Туган көнендә шьтәшләрегез белән очрашуга кайтырга чыккач, юл һәләкәтендә гомере өзелде… Фаҗига урынында җан биргән. Түбән оч зиратына җирләделәр…

Тәне тартышып, күз аллары караңгыланып китте Рөстәмнең. Ап-ак йөзле, сылу гәүдәле, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле чая кыз — Ләйсән бүген арада юк?!

Нигә адым саен шундый гаделсезлекләр, бәхетсезлекләр генә сагалый адәм баласын? Назлы, мөлаем Ләйсәнне бу дөньядан ник шулай иртә аердың син, Ходай? Нигә генә аның язмышы белән шулай исәпләштең? Ул да бит әти-әнисенең көттереп туган бердәнбер сөенече иде.

…Чәчәкләргә күмелгән чардуган астына сылуның гәүдәсе җирләнгән. Ярымайлы һәйкәлгә куелган төсле рәсемнән шаян, наян карашлы Ләйсән бага. ”1975—1997 еллар”… 22 ел гомер. Гомернең башы гына. Ә Ләйсән инде әрвахлар дөньясында. Алда аны шундый аянычлы язмыш көтә дип кемнәр уйлаган?

Менә тагын якын дустына яраткан чәчәкләрен — күгәрчен күзләрен алып килде Рөстәм. Гомере дә шушы чәчәкнекедәй кыска булды шул. Әтисе аңа гел бәхет теләде. Ходайдан исәнлек, саулык, хәерле гомер сорау җитмәдеме соң әллә?

…һәйкәлдәге фотосурәттән бер ноктага текәлгән уйчан карашлы, мәңгегә егерме икедә калган сылудан күзләрен ала алмый озак басып торды егет.

… Август ае үтә дә үзенчәлекле. Әле генә күктә балкыган кояшны коеп явып үтәргә ашыккан куе болытлар каплап, төньяктанга әйләнгән җилнең бермә-бер көчәюе белән кабергә икенче берәүнең якынлашуын да абайламады кичәге солдат.

– Кайттыңмы, улым Рөстәм? Әйе, исәннәр кайта… Минеке үкенечкә яралган бала булды инде…– Кара кайгыдан кечерәеп, ябыгып калган, чаларган чәчләре пеләшләнә төшкән Назар абыйны каберлектә түгел, урамда очратса, Рөстәм таный да алмас иде. Нинди хәлгә төшерә кайгы кешене… Бала кайгысы.

– Артык яраттым мин аны. Яратмаслык бала түгел иде шул… Һәлак булганнан соң көндәлекләрен барладым. Уйларында гел син булгансың, Рөстәм. “Рөстәмнең юлына аркылы төшүеңне кичерә алмыйм, әткәй…”, дигән миңа багышлаган юлларында… Син кичер мине, улым, зинһар өчен! Исән-сау кайтуыңны Фәйхунә апаң белән икәүләп көттек, килеп йөре, күңел юанычы булырсың… Бергә яшик, улым…– хәсрәт тулы, төссезләнеп калган күзләрен егеткә төбәп, Назар агай, хәлсез, калтыранган кулын Рөстәмгә сузды…

Аида ХӘЕРТДИНОВА.

Бәйле