«Мин үзем дә яңалык телим» — Әнвәр Нургалиев ни турында еш уйлана? Салават белән аны нәрсә бәйли? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев татар эстрадасы җырчылары белән мөнәсәбәте, үзенең иҗат юлындагы авырлыклар, концертларга ничек әзерләнүе турында сөйләде. Шулай ук Татар Тудей аша тамашачыларны кызыксындырган соруларга да җавапларын җиткерде.

– Чынга ашмаган хыялың нинди?

– Йортымны төзеп бетерәсе бар. Барлык хыялларым чынга ашып бара, Аллага шөкер.

– «Татнефть-Арена»да яки башка шундый зур залларда концерт кую теләге юкмы?

– Юк, андый теләгем юк. Алар бит концерт залы түгел. Ул заллар башкачарак формат өчен каралган, ул безгә бармый.

– Программаларыгызга үзгәреш кертергә уйламыйсызмы?

– Мин үзем дә яңалык телим. Шуның белән шөгыльләнәбез, режиссерлар да бу хакта уйлый, форматны яңачарак эшлисе килә. Классика белән эстраданы бутарга ярамый. Классика ул, мәсәлән, Филүс Каһировның җырлавы.

– Үзеңнең татар эстрадасында яраткан җырчыларың бармы?

– Әйе. Кем профессиональ дәрәҗәдә җырлый — алар барысы да ошый миңа. Мәсәлән, яшьләрдән Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров. Өлкән буынга килсәк, Хәйдәр Бигичевның җырлавына сокланам.

– Ә Салават Фәтхетдинов? Сезнең аның белән биографияләрдә дә уртаклык бар. Икегез дә көтүче малае, икегезнең дә иҗатыгызны хатын-кызлар үз итә.

– Мин аны студент вакытлардан ук тыңлап үстем. Аны заманча татар эстрадасының әтисе дияргә була.

 

 

Бәйле