«Насыйп булса, бәлки тагын да күрешербез әле»

Эштән кайтырга киенеп торганда гына телефон шалтырады:

– Фәләнов кирәк иде.

– Әйе, тыңлыйм.

– Сезнең белән очрашасы иде.

– Ә сез кем буласыз соң?

– Фотограф.

– Иртәгә эшкә килә аласыз.

– Мин андый фотограф түгел. Гади фотограф түгел, дип әйтүем. Мин сездән ерак түгел. Машинадамын. Теләгегез булса, хәзер үк очрашырга була.

Редакция тирәсендә фотографларның төрле калибр”дагыларын күргәнем булса да, бу сәер шалтырату кызыксыну тудырды һәм мин “гади булмаган фотограф белән ул билгеләгән урынга очрашуга чаптым. Менә очрашу урыны, “Кара “БМВ”да булырмын, – дигән иде. Әнә шул булса кирәк. Тәрәзәләре тонировкалы “БМВ”ның ишеген тарттым.

– Сездер бу?

– Әйе, мин.

Без исемнәрне әйтеп күрешкәннән соң бер мизгел бер-беребезне күздән кичердек. Урта буйлы, киң күкрәкле, кара күн куртка, кара джинсы кигән 3540 яшьләрдәге кеше иде ул.

– Мин  детдом баласы, – дип башлады ул сүзен. – Фотографлыкка укыдым. Берничә ел фотосалонда эшләдем, бер урында утырып эшләү ялкыткач, башкаладагы бер район гәзитенә фотокорреспондент булып урнаштым. Этюдлар төшерү белән мавыктым. Аеруча кичке Уфаны. Шулай, берәр матур күренеш булмасмы дип, кичке шәһәр буйлап йөреп ята идем, күзем беренче каттагы бер фатир тәрәзәсенә төште. Япь-яшь кенә бер сылу кием алыштырып тора иде. Профессиям үзенекен итте, шалт, төшереп тә алдым. Бу миңа ошап китте. Уфа күренешләрен төшерүне онытып, күзем белән тәрәзәләрне бораулый-бораулый, урам буйлап атладым. Бер фатирда ирле-хатынлы сугышып яталар иде. Аларны да мәңгеләштердем. Шулай һөнәремдә тагын бер офык ачылды. Тора-бара ерактан сыйфатлы итеп төшереп була торган яхшы камера, өчаяк сатып алдым. Яхшы “позиция”ләрдән үземнең “корбаннарымны” мәңгеләштерә башладым.

– Андый фотоларны бастырып булмый ич. Нәрсәгә кирәк булды соң ул?

– Сабыр ит. Шулай көн дә йөри-йөри таныш силуэтлар, таныш шәүлә-сыннар барлыкка килде. Бер парны шактый күп төшердем. Гел яратышып кына торалар иде. Дөрес, ире еш кына өйдә булмый, эше командировкалар белән бәйле булса кирәк. Бу пар миңа үзенә күрә мәхәббәт-сөешүдә үрнәккә әверелде дигәндә, бер кичен башка күренешкә тап булдым. Ул ике ир белән иде. Башта бик озак табын артында утырдылар, артабан өчәүләп түшәккә аудылар. Көчләү түгел иде бу. Һәммәсе дә үз теләге белән булды. Мин ул фотоларны эшләгәч, героинямның ялгыз гына чагын туры китереп, ишеген кактым.

“Кем? дип сорады. Сезгә фотолар тапшырырга иде, – димен. Ул: Соңгы чорда карточкага төшкәнем юк бит минем, – ди. Кичә төне буе позировать иттегез ич, – димен. Ул бераз кысып кына ишеген ачты, мин шуннан берничә фотоны суздым. Күп тә узмый өенә үткәрде. Ул миннән әлеге фотоларны һәм үземдә копияләре булмавы турында “расписка”ны зур гына акчага сатып алды. Шуннан инде мин бу һөнәремнең тәмен тоеп алдым. Төнлә, хәтта ябык пәрдәләр аша төшерә торган приборлар, тыңлау һәм яздыру аппаратлары сатып алдым.

Ул минем алга фотолар җәеп салды. Аларда шәрә һәм ярымшәрә гәүдәләр, сугышу, көчләү, групповуха һәм башка күренешләр төшерелгән иде. Берсендә асылынып үлгән ир.

– Аның асылынып үлүе үзе бер сәнгать, – дип дәвам итте ул сүзен. – Бик озак әзерләнде, юынды, кырынды, яхшы киемнәрен киде. Хәтта галстук тагып алды. Бер муенында ике галстук… Үзен күзәткәннәрен сиздеме, юкмы, тәрәзә пәрдәләрен шар ачып куйды. Аннан ниндидер фотонымы, сурәтнемедер үпкәннән соң муенын бауга тыкты.

– Ә югары каттагыларны ничек төшерә алдың соң? – дип кызыксындым.

– Дөрес, башта күбрәк беренче каттагылар белән эш итәргә туры килде. Йорт араларында тыныч, комачаулаучы юк диярлек. Зур урам буендагы өйләрне машина тәрәзәсеннән күзәттем. Югары катларны каршы йортлардагы подъезд тәрәзәләре аша. Төнлә подъездда эт тә йөрми диярлек. Сирәк-мирәк күренгәннәре дә тизрәк таю ягын карый. Мин эш башлаганчы ул подъездлардан барлык лампочкаларны борып чыгам. Шуннан белсеннәр кемнең нәрсә эшләгәнен. Төзелеп ятучы йортларга да күтәрелгәнем булды. Шулай җаен табарга тырыштым. Инде кәсебем соңгы ноктага җитте булса кирәк.

– ?

– Шулай бер азгын хатынны шантажлап акча даулаган идем. Ул түләми йөртте, азак сөяркәсен эшкә җикте. Анысы бик текә кеше булып чыкты. Минем арттан күзәтү оештырган. Үзем юкта йортымның астын-өскә әйләндереп чыктылар. Бөтен аппаратураны кыйратып, фотоматериалларны, компьютерны алып киттеләр. Үземне дә кулга төшерми туктамаска охшаганнар. Бу юньле бетмәс кебек. Күңелем сизә.

– Ә мин нигә кирәк булдым соң?

– Беркемем дә юк минем. Күңелемне бушатасым килде. Бердәнбер көнне юкка чыксам, мине эт тә эзләмәячәк. Һичюгы, укучыларыгыз шундый кешеләр дә булуы хакында укыр.

– Ә мине каян беләсез?

– Язмаларыңны интернетта укыганым булды. Эш урыныгызны табу авыр булмады.

Берара тын гына утырганнан соң ул минем аша ишеккә үрелде. Бу инде очрашу тәмам дигән сүз.

– Насыйп булса, бәлки тагын да күрешербез әле, – дип ул салкын гына елмаеп кулын сузды.

Мин бу сәер очрашудан соң кургаштай авырайган аякларымны көчкә сөйрәп, тукталышка киттем. Өйгә кайтып керү белән беренче эш итеп тәрәзә пәрдәләрен тартып куйдым. Аның аша да күрәләрдер кебек тоелды. Апюмин жалюзилар алып куярга кирәк булыр. Мин үземне пыяла стена артында шәрә басып торган кебек хис иттем…

 

Автор: Мунир Вафин

Бәйле