Грипп килә!

Быелгы кышта дөньяда соңгы унбиш елда күрелмәгән иң көчле грипп эпидемиясе күзәтеләчәк. Бу көннәрдә Америка галимнәре шулай дип “шатландырды”. Русиядә грипп афәте декабрь азагында башланыр дип көтелә. Вирусның иң югары ноктасы исә гыйнвар уртасына туры киләчәк, дип кисәтә белгечләр.

Грипп эпидемиясе ел саен Җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була.Бу авырудан ничек сакланырга соң? Иң яхшысы, әлбәттә, вакытында вакцина ясату. Ә менә грипп чорында авыру кешеләр белән азрак аралашырга һәм алардан кимендә 1 метр ераклыкта булырга кирәк. Авыру кеше булган бинада битлек киегез. Грипп котырган чорда, гомумән, битлек киеп йөрү хәерле. Кулны сабын яки составында спирт булган махсус сыекча ярдәмендә еш юу да гадәткә керсен.
Кулларыгыз белән күзгә, борынга, авызга азрак кагылырга тырышыгыз.
Ишек тоткаларын, җиһаз, уенчыкларны һәм башка каты өслекләрне чистартып торыгыз.
Борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эремәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдыру да грипп йогудан ярдәм итәчәк.
Витаминнар чыганагы булган яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз, ашау рационын төрләндерегез.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле