“Ничек торасың син бу хөрәсән белән?!”

Ни әйтсәң дә, Алия уңмады инде ирдән. Эшкә уңганлыгы, тырышлыгы булса да, төскә-биткә ис китәрлек чибәрлеге булмаган Алия карт кыз булып калудан куркып кына чыккан иде үзеннән өч яшькә олы, әлегәчә юньле һөнәр үзләштермәгән Фәнискә. Авылда яшәү Фәнискә авыр күренгәч, яшь гайлә шәһәргә барып урнашты. Алиянең эшеннән тулай торак бирделәр. Фәнис эшчәнлеге, җегәрлеге белән артык куандырмады. Каравылда эшләп кенә, тамак ялгарлык кына акча алып кайта торды. Бер-бер артлы бер кызлары, бер уллары туды. Күбрәк үзе тартты Алия тормышны. Балалар белән декрет ялындамын, дип тормады, идән юды, урам себерде.

Фәнисне эшкә чыкмаган өчен эшеннән кугач, Алия, ике баласын алып, бер авылда җимерек диярлек йорт табып яши башлаган иде, ире артыннан тизрәк кайтып, шул өйдә тагын бергә яшәп киттеләр.

Гайләдәге мөнәсәбәтләре дә артык җылы түгел иде инде. Йөк аты урынына тормышны җигелеп тарту да хатын-кызга җиңел түгел. Типсә тимер өзәрлек Фәнис табигый ялкаулыгын җиңә алмады. Эшләсәм эшләдем, эшләмәсәм юк, дигән кебек кенә яшәде. Биш балалы уңган гайләдә туып үскән Алиянең туганнары да, аларның тормышына кысылмасалар да, ялкау Фәнисне үз итмәделәр. Алиянең кулында ут уйнатып эшләгән, җегәрле өч ир туганы – Алмаз, Айдар, Илдар – кияүләрен үгет аша да, берничек тә үз артларыннан ияртә алмадылар. Апасы Илгизә дә: “Ничек торасың син бу хөрәсән белән?!” дип гаҗизләнеп сораудан башка берни ярдәм күрсәтә алмады.

Кызының кияве белән шулай интегеп яшәвенә сызлана-сызлана карап, әнисе Зөбәрҗәт карчык үләр алдыннан Алияне чакырып алды да:”Кызым, тормышың бик авыр. Бик кызганам сине. Башка туганнарыңның, аллагашөкер, тормышлары түгәрәк. Менә дигән яшиләр. Синең ни өең юк, ни өй салырлык ирең юк. Шушы йортны сиңа васыять итеп калдырам”, — диде. Алия, бераз уйланып торды да: “Ә Алмаз?”, — дип сорады. Сорарлык иде шул. Төпчек энекәше Алмаз инде бу вакытта хәрби хезмәттән авылга кайтып, эшкә урнашып, әнисе янында төпләнеп ята иде. Үз хәле хәл булган Зөбәрҗәт әби : “Алмазым тырыш, уңган. Йортсыз калмас. Бер туганнар бит сез. Килешерсез.”, — дип, теманы япты.

Озакламый әниләре төп йортына кайтып китте. Алмаз әнисе белән әтисе салган зур йортта яшәвен дәвам итте. Өйләнде. Җимереп эшләде. Бар көчен яшәгән йортына сала барды.Таштан мунча, гараж салды, газ кертте, өйне заманча үзгәртеп корды. Хатыны да йортны һәрчак тәртиптә тотып, тәрбияләп торды. Яши-яши Алмаз үзенә “КамАЗ” машинасы сатып алып, шуның белән уңышлы гына кәсеп итеп, шәһәрдән фатир сатып алдылар. Кышын шунда яшәп, авылга җәйгә генә кайта башладылар.

Алия белән йортка хокук турында ныклап ачыктан-ачык сөйләшмәделәр. Алия ул турыда сүз башласа, кискен холыклы Алмаз: “Төп йорт төпчеккә булырга тиеш!” дип кенә җавап бирде. Ике туганның арасында салкынлык туды. Ул башка туганнар арасына да таралды. Тишелмәгән шеш, тулыша торгач беркөн килеп шартлады.

Алмаз шәһәрдәге фатирын үз исеменә яздырып, авылдагы өйләрен хатынына яздырды. Бу хәл биш туганга җыелышып киңәшергә сәбәп булды. Араларындагы иң өлкәне Илдар, Алмазга карап, сүз башлады: “Шулай, туганнар… Әнкәй, безнең белән киңәшмичә, Алмаз яшәп яткан йортны Алиягаа яздырган. Хаклымы ул, хаксызмы, үзе генә белгән. Моңа хәтле Алмаз Алия йортында яшәде. Бар көчен шул йортка салды. Ни дисәң дә, Алмазның шәһәрдә фатиры бар. Акыллы башы бар, куллары бар. Ә сеңлебез ике бала белән җимерек йортта яшәп ята. Нишлибез, туганнар?”. Күпме генә бәхәс куертсалар да, бер фикергә килә алмады биш туган. Һәркем үз фикерен, үз хаклыгын раслады. Тавыш-гауга чыкты. Туганнар бер-берсеннәнн читләштеләр, аралашмас булдылар. Туган йортка кайтучы, җыелучы булмады. Шулай, тора-бара туган йортның җылы учагы сүрелде… Ата милкен бүлә алмау туганнарны дошман ясады. Кайчандыр авылның горурлыгы булган биш туган турында халыкта төрле сүз китте.

Бу хәл, әлбәттә, Алмазны да сөендерми иде. Бер-береңә ныклы терәк булырлык вакытта туганнарны югалту яхшы түгел. Шулай да, үзен хаклы санады Алмаз. Көн димәде, төн димәде тырышты, эшләде. Бар көчен салдылар алар хатыны белән шушы йортка. Аңа ямь керттеләр, тергезделәр. Хәзер килеп, әзер йортны Алия белән аның хөрәсән иренә тоттырып куйсынмы?! Балалары булмавы гына кызганыч. Балалары булса, туганнар берни әйтмәс иде йорт турында… Шулай уйлана-уйлана машинасында авылга кайтып барганда, баш очында дөбердәп яшен яшьнәде, коеп яңгыр ява башлады. Машина тәрәзәсенә чиләкләп яуган яңгыр аша юл күренми башлагач, Алмаз, юл читенә барып, әзрәк туктап алырга булды. Тагын үз уйларына чумды…

Тирән уйларыннан Алмазны пожар машинасының сирена тавышы уятты. Бер-бер артлы өч пожар машинасы, Алмаз яныннан зур тизлектә үттеләр дә, бик тиздән яңгыр томанына кереп югалдылар. Алмаз да алар артыннан әкренләп кузгалды. Үз урамына борылгач, Алмаз кинәт күргән күренештән телсез калды… Әнисе белән әтисе салган йорт, яшен сугып, яртылаш янып бетеп бара иде…

Физәлия Дәүләтгәрәева

Бәйле