Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Атлантикадан килгән циклон, элеккечә үк, Татарстанда һава торышын билгеләячәк. Бу көннәрдә Татарстанда җилле, дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республика территориясендә юеш кар явуы ихтимал. Кайбер урыннарда бураннар булырга мөмкин.

Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче көчле җил исәчәк, урыны белән ул 17-22 метрга җитәчәк.

Метеорологларның алдан фаразлавыннан күренгәнчә, 21 һәм 22 декабрьдә Татарстанда «көчле явым-төшемсез уртача салкын һава торышы көтелә». Температура -5…-10 градуска кадәр, ә төнлә аязганда -15 градуска кадәр төшәчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле