Гөлназ Асаева: «Бик авыр булды, хәтта иң якын кешеләрем дә миңа кул селтәде»

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаева инстаграмда үзенең уңышлары, яңа иҗат җимешләре белән бүлешеп бара. Бу юлы да җырчы чираттагы җиңүе турында яза. Шулай ук үтеп баручы елның үзе өчен бик авыр булганлыгын да билгеләп үтә ул.

«Бу ел бик авыр булды. Төпкә төшеп утырып, ничек уземдә көч табып, кире сәхнәгә чыгарга икән дигән уйда 1 ел йөрдем. Чыннан да бик авыр булды, хәтта иң якын кешеләрем дә миңа кул селтәде. «Синнән чыкмый, сине халык онытты, син беркемгә дә кирәкмисең», — дип йөзгә карап әйткән чакларында, үземне кулга алып, мин булдырачакмын дигән уйда яңадан эшли башладым. Нәтиҗәсе белән мин әлегә канәгать. 3 премия бу елга», — ди Гөлназ Асаева.

 

Мәгълүмат Гөлназ Асаеваның инстаграмыннан

Бәйле