Элвин Грей “Татар җыры”нда ни өчен катнашмаганын әйтте

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей үзенең “Татар җыры” юбилеенда катнашмау сәбәбен аңлатты.

– “Татар җырында” булмавым турында бик күп сораулар килә. Бу темага ачыклык кертергә телим. Тыгыз гастрольләр графигы һәм миннән тормый торган сәбәпләр аркасында, мин билгеләнгән вакытка Казанга кайтырга өлгермәдем. Тамашачылардан, чараны оештыручылардан гафу үтенәм һәм аңлауларына өметләнәм”, ди Элвин Грей.

 

Мәгълүмат Элвин Грей инстаграмыннан

Бәйле