Ак бәсле тугай тынлыгын җуйды… һич тә көтмәгәндә генә кош сайрап куйды! (шигырьләр)

Сыкылы таң

Тыңлыймчы ак тынлыгыңны,
Ак бәсле тугай!
Сискәнеп куйды таңтирәк —
Төш күрә бугай…
Таңтирәккә язгы төшләр
Кергәнме әллә?
Адашып язның былбылы
Килгәнме әллә?
Кунгандыр былбыл нәкъ шушы
Тирәкне сайлап,
Үзе белгән сөю җырын
Туйганчы сайрап.
Йокыга талган тирәкне
Сискәндергәндер —
Таңтирәкнең җаныдыр — җыр,
Ә җан — бердәнбер…
Шулайдыр… Ак бәсле тугай
Тынлыгын җуйды…
һич тә көтмәгәндә генә
Кош сайрап куйды!
Менә шундый хәлләр булды
Сыкылы таңда!
Былбыл моңы кереп тулды
Тәмам бу җанга…
Зәңгәр күккә шыгрым тулган
Йолдызлар арасыннан
Берсе күңел нуры булып,
Нәкъ җанга тама сыман…

Яфрак явымы

Әллә нинди еллар көтә-көтә
Асыл еллар үтеп киткәндә,
Бу тауларда түгел, без булырга
Тиеш бүтән җирдә, бүтәндә!
Серле еллар көтеп яшәдек без,
Гади гомер безгә ник кирәк?
Яшәгәнбез каен сабагында
Көзге яфрак сыман җилфердәп…
Йә, шушымы булды җирдә яшәү?
Сулыш өзелер йә өзелмәс…
Булмый болай! Күктән, гарешләрдән
Бәхет үзе безгә түгелмәс!
…Сары каен яфраклары ява…
Дөнья — алтын! Көзге тантана!
Нишләптер гел безнең өчен генә
Яфрак-яфрак булып кан тама…

9.9.98.

Бәхәсләшмик, дустым…

Ярар, дустым, авылың юк синең.
Анда сулы кое калмаганмы?
Калса кое, авыл тереләчәк
Савыгыр һәм көтәр яңа таңны!
Югалтулар чоры бәндәсе без.
Без барында күпме юк булды!
Әйтерсең ачык җир тишеге —
Барчабыз да шунда убылды!
Менә шуны гына аңлау кирәк —
Югалтулар дәверенә юлыктык.
Ник бу чирне үтеп чыктык икән,
Нигә бирге ярга без чыктык?
Авыл түгел, дустым, ил югалттык
һәм дә хәтта чырай сытмадык.
Барысына барып җиттек бугай.
һәм туктыйсы җирдә тукталдык.

14.2.04.

Чәчәк койсын шомырт…

Ихаталар, дәүләт, чал туганнар
Тарала да төшә акрын гына.
Бүтән һәммәсеннән өстен булып,
Сәрхүш Рәсәй һаман шапырына.
Төп тишелгән… су ургылып керә…
Юлбашчылар, шәп, дип акырына!
Төбен гөмбә, кырганаклар сарган
Корабтай ил бата акрын гына…
Ташландыклар иле… Тормыш төбе…
Чор яңара һәм ятимнәр арта!
Үзен кызгандыдыр өчен елап,
Үкси-үкси Рәсәй изү ерта!
Күзләр бәйле, куллар бәйле гүя,
Бастырганнар таш диварга терәп!
Хәзер атачаклар. Сәрхүш солдатня
Төзи белер микән? Курка йөрәк…
Күзләр бәйле… Сизәм, язгы шомырт
Чәчәк коя егыласы төшкә.
Илдә чынлап яшибезме соң без?
…Терәп атканнарын күрәм төштә.
Төш түгелдер… Затвор тимереңне
Шым гына син, әйдә, шудырт.
Миңа ни булганын аңламыйча,
Җилбер-җилбер чәчәк койсын шомырт.
…Әйтерсең лә халык иксез-чиксез,
Әйтерсең лә халык аз кырылган!
Ил бәндәсе әллә кайчаннан ук
Атарга дип терәп бастырылган…
Рәсәй халкын көр күңелле, диләр,
Көрлек-серлек… Серле көрледер ул…
Атарга дип терәп бастырганнар
«Яшим!» —дигән өчен тередер ул!
Тереләсе, савыгасы иде!
Өмет бар да сыман, юк та сыман…
Хыяллар да, исемнәр дә хәтта
Бары монда гына юкка чыга…

29.1.02.

Ык буенда чык тама…

Ык буйларын сарган безнең
Бөдрәдән дә бөдрә тал —
Читтә йөреп гыйбрәт алсаң,
Ык талыннан кодрәт ал!
Шундый күңел сыйсын ничек
Бер яшәү, бер гомергә!
Кайгыра тилмергән йөрәк,
Китәренә тилмерә…
Халык үзе аңламаслык
Сәхифәдәй калыккан
Затлар бар безнең татарда —
Аңлаешсыз халыкта!
Кычытканлы тыкрык сыман
Кыйтгалар аралары…
Адашкан юллар түрендә
Бу татар балалары!
…Аның давыллы тормыштан
Иштә, тыңлый белгәндә,
Шуны ачык төшенерсең,
Юл чыгасы яшь бәндә:
— Бу дөньяда гел айкалган,
Гел чайкалган хәлләрдә дә
Тыңла чык тәгәрәгәнен
Ыгыңда… чирәмнәрдә!
Бөдрә таллы Ык буенда
Чык тама да чык тама —
Дәшәм үземә: «Ашыкма син!
Яшәвеңнән туктам.
…Ык буенда чык тама…

12.9.80.

Язгы ташу

Без дә ялтыр түгел идек ал чакларда,
Без дә ефәк ялан түгел лә!
Язгы ташу сыман булды гомер…
Кая киткән? Кая түгелгән?
…Яшен кирәкмәгән күк юлыкты,
Дөньялыкның шушы төшендә.
Яшен килеш чатнап яшьнәмәгән
Яшәү насыйп булды кешеңә.
Язгы ташу сыман булды гомер—
Актарылып, ташып югалды.
…Ә бит бар гомерен баглаучылар
Айкап-байкауга бу дөньяны.
Юк, без булмадык ефәк ялан,
Язгы ташу булдык шикелле…
Ходай санап кына биргән гомер
Шул ташкындай бик тиз үтелде.
Юк, бел, ялтыр түгел идек ал чакларда,
Без дә ефәк ялан түгел лә!
Белмим: кая киткән язгы ташу?
Кайсы дәрьяларга түгелгән?

19.2.04.

Нидер булды…

Бәй,мин бит шушы дөньяның
Кендеге идем бугай…
Ул мәңгелек дигәннәре
Бик якынмыни шулай?
Без килгән һәм дә китәсе
Мәңгелек шушымыни?
Аңардан курку-өркүләр
Җанның ялгышымыни?
Нидер булды… Ишетелде
Миңа серле тынлыктан —
Оҗмах-җәннәт бакчасының
Күгәннәре тутыккан.
Җимерелде алтын мифлар
Һәм гадилек сирпелде…
Мәңгелегең миңа хәзер, —
Билләһи, дим, гөнаһ булмас —
Ындыр арты шикелле…

5.10.02.

Зөлфәт

Бәйле